ХӨСӘЕНОВ МӨСӘЯФ ӘХМӘДИША УЛЫ
Сугыш һәм хезмәт ветераны Хөсәенов Мөсәяф Әхмәдиша улы, 1926 елның 2 январендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 1940 елда 7 классны бетерә.1943 елның 10 ноябрендә Сарман РХК нан кызыл армия сафларына алына һәм шуннан сугышка китә. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1945 елда Японнарга каршы сугышта катнаша. Кече сержант дәрәҗәсендә, 304 нче укчылар полкында (в/ч 29265 ) хезмәт итә. 82 мм һәм 120 мм минометларда, миномет командиры була. 1950 елның 15 декабрендә генә туган якларына кайта. Авылга кайткач “Киров” ,“Искра” колхозларында төзү бригадасы мастеры, балта остасы булып эшли. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены , “ Японияне җиңгән өчен ” һәм бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 2004 елда вафат була, Иске Кәшер авылында җирләнгән.