ХӘЙРУЛЛИНА ГАЛИЯ ХӘМИТ КЫЗЫ
Күп балалы гаиләдә баш бала булып туган Галия Хәмит кызының балачагы сугыш алды елларында туган яшьтәшләренекеннән аерылмый, диярлек. Җиденче сыйныфны тәмамлауга, эшкә керә ул: колхозда да эшли, урманын да кисә, Горький якларында торф та чыгара. Колхозда кая кушалар, шунда эшли Галия апа. Гектарлап чөгендер утау, сарык йоны алу, колхоз кишерен утау, алуда зурлар белән бертигез эшләргә туры килә аңа. Татар Карамалысы авылы егете, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла абый белән гаилә кора, өч бала таба Галия апа. Кызганыч, баш балалары, бала чакта ук авырып, вафат була. Улы Әлфис белән кызы Зөлфия дә әниләре кебек кул арасына иртә керәләр, эшләп үсәләр. Гомер көзләрендә Галия апа тормышының матурлыгына, муллыгына шөкер итеп яши. Шөкер итмәслек тә түгел шул: “Күпереп пешкән тәмле ипекәйләр ашыйбыз, өйне газ җылыта, хөкүмәтебез пенсия биреп тора, дөньялар гына имин булсын”-ди ул.