ИБРАГИМОВ НУРЕТДИН САДРЕТДИНОВИЧ
Ибрагимов Нуретдин Садретдинович
Ибрагимов Нуретдин Садретдинович 1921 елда Ядегәр авылында крестьян гаиләсендә туган. Яшь кенә килеш колхозда атлы эштә эшли, аннан ферма мөдире булып эшли. 1941 елның 28 декабрендә армиягә алына Берничә ай хәзерлек үткәч, 1942 елның апрелендә сугышка киткән. Смоленск юнәлешендә барган коточкыч канлы бәрелешләрдә артиллерист булып хезмәт итә. Атлар егыла, кешеләр кырыла, бары 12 кеше исән кала. Азык юклыктан үлгән атларның бавырын пешереп ашаудан дезинтерия башлана. 6 ай буе фронттан читтә санитар булып хезмәт иткәннән соң Нуретдин алгы фронтка һөҗүмгә әзерлек үтеп, кабат сугышка керә. Немецларның оборонасын өзеп, һөҗүмнәр башлана. Шунда Нуретдин ага каты яралана. Тирә-якта беркем юк. Шулчак аның янына трофейлар җыеп йөрүче өч немец килеп баса. “Аталар !”-дип уйлап өлгерми егет, аның автоматын тартып алалар. Үзләре нидер сөйләшәләр,көлешәләр. Берсе яралыга бер янчык тәмәке суза, икенчесе өч шакмак шикәр бирә. Үзләре китеп баралар. Дошман ни кыланмас, дип Нуретдин шуышып бер чокыр эченә кереп ята. Тегеләр чыннан да борылып аңа таба ата башлыйлар. Пуля чокыр янындагы җирне пыр туздыра. Ә солдатка тими. Бу 1943 елның 18 августы була.
Яралы аякны өстерәп солдат бик озак шуыша. Ярдәм итәр кеше юк. Төн үтә, таң ата. У тагын бер бомба чокырына кереп яшеренә. Тамак кипкәч, немец биргән шикәрне суырып карый, тамак кибүе басылмый.
Тагын шуыша, урман ерак, шунда бары җитәргә кирәк.Кеше тавышлары ишетелә башлый. Аның янына берничә кеше килеп баса.
-Кем син?
-Мин солдат, урыс солдаты.
-Нинди полктан? Нинди дивизиядән?
Нуретдинны солдатлар култыклап алып, күтәрелеп, дүрт кулдан носилка ясап, урманга алып киләләр. Кыр госпиталендә яраларны бәйләп, Мәскәүгә госпитальгә озаталар.Операция.Солдатның тәненә 9 кисәк ярчык кергән була.Өч ай эчендә 4 операция ясыйлар. Нуретдин аганың яралары гомер буе сызлап газаплыйлар.
1944 елда Нуретдин авылга кайта. Озак еллар ферма мөдире, тракторлар буенча хисапчы булып эшли. Хатыны Сания белән сигез ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
Нуретдин ага 1999 елның 11 октябрендә вафат була.Материал подготовлен по книге Д.Каюмовой "Навеки в памяти народной".