ИБРАҺИМОВ МӨНИР ИБРАҺИМ УЛЫ
Район:
Сармановский
1926 елның 7 сентябрендә Чаллы кантоны Сарман волосте Әлмәт авылында туган. Мәктәпне туган авылында тәмамлый. 1943 елны Сарман хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышында старшина дәрәҗәсендә катнаша. 1945 елның 9 авгутыннан 3 октябренә кадәр Япония белән сугышта катнаша. 1951 елда демобилизацияләнә. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, “За боевые заслуги”, “За победу над Японией” медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң Сарман райпосында сату эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын үти. 1964 елда Казан кооператив техникумын тәмамлый, 1995 елда вафат, Әлмәт авылында җирләнгән.