ИМАМОВ ХИСАМ ИМАМ УЛЫ
Район:
Актанышский
1920 елның 23 июнендә Колын авылында туа. 1940 елның 1 октябрендә армия сафларына китә. Төрекмәнстанда чик сакчысы булып хезмәт иткәндә сугыш башлана. Шуннан фронтка озатыла. Смоленск һәм Калинин өлкәләрендәге фронтларда сугышкан. 1942 елның август аенда Старица шәһәре янындагы дошманнар белән бәрелештә авыр яраланып, Пермь өлкәсе Березняк шәһәрендә госпитальдә 9 ай дәвалана һәм 1943 елның май аенда туган авылына ll төркем инвалид булып әйләнеп кайта. l дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сугыш һәм хезмәт ветераны иң элек "Париж Коммунасы" күмәк хуҗалыгында хисапчы, аннан Киров исемендәге һәм "Айман" совхозында умартачы була.
Тормыш иптәше Разия (мәрхүмә) белән 6 бала тәрбияләп үстерә.