Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ИМАНОВ ЗӨФӘР МИНТИМЕР УЛЫ

ИМАНОВ ЗӨФӘР МИНТИМЕР УЛЫ

Район: 
Актанышский

 

Иманов Зөфәр Минтимер улы

1945- 2001

Актаныш районы Адай авылында туган.

1967 елны армиядә хезмәт итеп кайткач, Ижаудагы “Мотозавод”ка эшкә урнаша. 1973 елны Чаллыга күчеп кайта һәм КамАЗның пресс-рам заводында югары разрядлы шомартучы булып таныла. Рационализаторлык тәкъдимнәре кертә. Аның җитәкчелегендәге бригаданың даны илгә тарала.

  Җитештерү бурычларын, йөкләмәләрен үтәүдәге күренекле казанышлары һәм фидакарьлеге өчен 1977 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Октябрь революциясе орденнарына, ә 1984 елда Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә лаек була.    Каты авырудан вафат була.

Социалистик Хезмәт Геройлары
Музеи: 
ГБУ «Актанышский районный краеведческий музей РТ»
Опубликовано 3 November, 2015 - 14:50 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 03/11/2015 - 14:52):https://tatfrontu.ru/tt/person/imanov-zofr-mintimer-uly