Социалистик Хезмәт Геройлары

БАҺМАНОВ ГӘРӘЙ МӘҮЛЕТБАЙ УЛЫ.

1923 елның 7нче ноябрендә Азнакай районының Мәсгут авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында 9 сыйныфны тәмамлагач, Донбасска китә. Шахтада эшләү белән бергә ФЗО мәктәбендә дә укый. Сугыш башлануның беренче көннәрендә үк авылга кайта һәм озак та үтми аннан фронтка чакырыла. Артиллерист булып хезмәт итә. Украина фронтларының берсендә сугыша. Кыю сугышчы офицер дәрәҗәсенә күтәрелә. Берлинны штурмлауда катнаша. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

ВӘЛИЕВ КОРБАН АГАП УЛЫ

1906 елда Әлки районының Иске Чаллы авылында туган. 1921 елда ачлыктан әти-әнисе үлә. 15 яшьлек үсмер, ачлыктан качып, Әстерханга кадәр барып чыга, әмма анда да сыену урыны таба алмый. Ниһаять, Грозныйда ул батрак булып яллана. Ләкин янәшәдә генә башка тормыш кайнап тора нефтьчеләр кара алтын чыгара. Үсмер егет үзен промыселга җир казучы итеп алуларына куанып бетә алмый. Менә шул чордан ул үзенең тормышын нефть сәнәгате белән бәйли.

ГАРИПОВ ӘСГАТЬ ГАРИФ УЛЫ

1921 елның 15 гыйнварында Азнакай районы Мәлбагыш авылында куп балалы гаиләдә туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1943 елда аны армия сафларына алалар. Фашистлар белән көрәшкә Көнчыгышка җибәрәләр. Аңа бары 1945 елда гына милитаристик Япониягә каршы сугышларда катнашырга туры килә. “Батырлык өчен” медале, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

ГЛЕБОВ МИХАИЛ НИКОДИМОВИЧ

Гле́бов Михаил Никодимович (29.5.1912, хәзерге Воронеж өлкәсе, Верхнехавск районы Зур Приваловка авылы - 15.8.1986, Казан), Социалистик Хезмәт Герое (1971).

ГОБӘЙДУЛЛИН САФИУЛЛА СӘЛИМУЛЛА УЛЫ

Гөбәйдуллин Сафиулла Сәлимулла улы (15.8.1929, Буа кантоны Тутай авылы), кран машинисты, Социалистик Хезмәт Герое (1971). Тәрҗемәи хәле 1948-52 елларда Кузбасс шахталарында эшли. 1953-96 да Казан «Гидроспецстрой» идарәсендә электромонтёр, төзелеш техникасын ремонтлау слесаре, копёр машинисты, монтаж краны машинисты. Герой исеме капиталь төзелеш буенча бишьеллык план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен бирелә. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

ГОБӘЙДУЛЛИН ӘХӘТ ШӘРИФУЛЛА УЛЫ

Гобәйдуллин Әхәт Шәрифулла улы (2.11.1919, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Тимәш авылы - 1.2.1993, Әлмәт шәһәре), нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое (1959).

ГОЗӘЕРОВ КАМИЛ САБИР УЛЫ

Гозәеров Камил Сабир улы (27.6.1927, Арча кантоны Балтач авылы - 3.1.2005, Казан), оптик-механик, Социалистик Хезмәт Герое (1971). Тәрҗемәи хәле 1941-98 елларда Казан оптика-механика заводында эшли. Герой исеме бишьеллык план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне һәм яңа техника җитештерүне оештырганы өчен бирелә. 1963-67 дә, 1971-75 тә ТатАССР Югары Совет депутаты. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

ГЫЙЛЬМАНОВ СӘГЫЙРЬ ГЫЙЛЬМАН УЛЫ

1930 елда Татар Суыксу авылында туган. 18 яшендә ФЗО га укырга китә.Кемерово ягындагы Сталинск-Кузнецк шәһәрендә балта остасы һөнәренә укый. Изге бурычын Норвегия белән чик буенда үти. Бүлекчә, взвод командиры, рота старшинасы булып 8 ел хезмәт итә. Ялга кайтып йөргәндә Мәскәүдәге туганы янында Алексеевск районы кызы Һәдияне гомерлек яры итә. 1960 елда Гыйльмановлар Казанга кайталар. Гаилә башлыгы ЖБИ-1 заводына эшкә урнаша. Ай ярымнан бригадир итеп куялар. Шушы урында 38 елдан артык эшләү дәверендә үзен данга,шөһрәткә күмә.

ГЫЙМАЗОВ МӨГАЛЛИМ МИНҺАҖ УЛЫ.

1919 елның 3нче гыйнваренда Баулы районында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән хезмәтне яратып үсә. Сугыш башлангач, әтисе белән дурт абыйсы фронтка китә. Аларның тиздән уле хәбәрләре килә. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Мөгаллим тракторчы булып эшли, бораулау җайланмасында моторист була. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Япониягә каршы сугышларда катнаша.

ДЕМЕНТЬЕВ ПЁТР ВАСИЛЬЕВИЧ

Дементьев Пётр Васильевич (24.1.1907, хәзерге Чүпрәле районы Үби авылы - 14.5.1977, Мәскәү), генерал-полковник-инженер (1976), ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1941, 1977).