ИНСАФ ЗАҺЕРТДИН УЛЫ КАМАЛЕТДИНОВ
Инсаф Заһертдин улы Камалетдинов Актаныш районы Чирү авылында яшәүче Заһертдин белән Мәптухаларның гаиләсендә, беренче бала булып, 1925 елның 11 сентябрендә, арыш басуында дөньяга аваз сала. Гаиләдә барысы 4 бала (Инсаф, Индус, Фәһимә, Хөллия) булып үсәләр. 1935 елда кинәт кенә авырып китеп әтиләре Заһертдин дөнья куя. Әниләре 35 яшендә 4 бала белән тол кала.
Бу еллар бик авыр еллар: ачлык-шәрәлек дәверенә ятимлек тә килеп кушылгач, тормышлары җиңелдән булмый. Бөтен авырлык аеруча да әниләренә һәм олы абыйлары Инсафка төшә. Чирү авылында 4 классны тәмамлагач, 5 км ераклыктагы Күҗәкә авылына йөреп укый Инсаф. Анда гел яхшы билгеләренә генә укып 7 классны тәмамлый.
1939 елда ул колхозда хезмәт юлын башлап җибәрә. Башта колхоздан һәм колхозчылардан сөт җыеп Иске Кормаш май заводына сөт тапшыручы була. 1941 елдан – 1943 елга кадәр “Алга” колхозында агротехник булып эшли. Шул дәвердән җирнең уңдырышлылыгын арттыру серләрен үзләштерә һәм бар гомерен шушы эшкә тапшырырга тәвәкәлли.
18 яше тулар тулмас 1943 елда Армия хезмәтенә алына ул. Һәм шул яшендә кулына корал алып, ил бәйсезлеген саклауда канын коеп катнашып,сугыш эчендә кайнап, каты яраланып, Берлинга кадәр юл үтеп, орден – медальләр белән 1947 елда гына исән-сау килеш туган авылына әйләнеп кайта.
Сугыш кырыннан кайту белән Инсафны “Алга” колхозына башта бригадир, аннан рәис итеп билгелиләр. Сеңлесе Фәһимә әлеге колхозда хисапчы булып эшләгән була, ләкин, бер ай бергә эшләгәннән соң, ике туган бер җирдә эшләргә рөхсәт ителмәү сәбәпле, сеңлесен “Татарстан” колхозына күчерәләр.
1950 елның июлендә Сабан туе көнне Әтәс авылының бик тә чая һәм чибәр Клара исемле кызын урлап алып кайтып бергәләп тормыш корып җибәрәләр. Булдыклы, акыллы, тәртипле 7 малай, 3 кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Сөеклесе Клара бик акыллы, сабыр хатын-кыз һәм тырыш ана булып чыга. Инсаф Заһертдин улының уңышлыкларында әлбәттә хатынының өлеше зур була. Иренең тугрылыклы юлдашы, илгә лаеклы алмаш үстерүдәге батырлыгы өчен Клара ханымга 1974 елның 1 октябрендә “Герой – ана” дигән мактаулы исем бирелә.
Инсаф Камалетдинов 1951 — 1954 елда Ка¬занда җитәкче кадр¬лар хәзерләү мәктәбендә укый. Соңыннан Казан авыл хуҗалыгы институтын читтән торып тәмамлап, Калинин МТСында агроном, «Ленин бүләге» колхозында рәис, артта калган «Игенче», соңыннан Фрунзе исемендәге колхозларда баш агроном була.
1965 елдан, лаеклы ялга киткәнче, ул «Таулар» колхозын җитәкли. Икътисадый яктан әле йомшак булган бу хуҗалык белән җитәкчелек итү җиңел булмый, әлбәттә. Менә шул елларда инде ул, авырлыкларны җиңә барып, олы абруй казана, колхозны ныгыту өчен армый-талмый эшли, үзенең оештыру сәләтен үстереп, җитәкчелек осталыгын кулланып эш итә, яңалыкка омтыла.
Биредә һәр гектардан уртача уңыш 7 цент¬нер тәшкил иткән булса, 1967 елда - 20, ә 1982 елда - 37 центнерга ук җитә. Ит,сөт җитеште¬рү буенча да хуҗалык республикада алдын¬гылар сафына баса. Ил күләмендәге күчмә КызылБайракка 3 мәртәбә лаек була.
Рәис зур җиңү үрләренә үз хезмәтләрен яхшы белүче хезмәттәшләре – партоешма секретаре Нәвис Сафин, Россиянең атказанган агрономы Зәкәрия Шәехов, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе Ягфәр Гыйбадуллин, бригадирлардан Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дуглас Ишморатов, 3 нче дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры Нәвис Гаязов һәм башка тынгысыз җаннар белән ирешә.
Рәиснең төзелеш буенча урынбасары төзелешләр өчен кирәк булган бөтен тимер-бетон эшләнмәләренең иң ныклыларын кайтартырга булыша. Шуңа да өч дистә елдан соң да шул чорда салынган биш авылдагы корылмаларның барысы да бүгенге көндә дә хуҗалыкка игелекле хезмәт күрсәтәләр.
Инсаф Заһертдин улы җитәкчелек иткән вакытларда “Таулар” хуҗалыгында һәм авылларда төзелешләр киң колач белән бара, социаль-мәдәни учакларның, мәктәп һәм ясле-бакчаларның яңа биналары калкып чыга. Районның җәмәгать тормышында да актив катнашып, күп тапкырлар авыл, район Со¬ветлары депутаты булып сайлана.Катнаш азык заводын оештыру һәм төзүдә дә башлап йөри ул, 1990 елның маена кадәр аның директоры бул¬ып эшли.
1998 елның 10 ноябрендәрайоныбызда һәм Татарс¬танда мәртәбәле, зирәк җитәкче булып танылган 73 яшьлек Камалетдинов Инсаф Заһертдин улы, үзеннән соң мәңге онытылмаслык якты истәлек калдырып, вафат була.Клара ханым һәм Инсаф әфәнде тәрбияләп үстергән егетләр ярдәме белән Уразай мәчете сафка бастырылып бетерелә һәм әлеге иман йорты аларның әтиләре хөрмәтенә “Инсаф” исемен йөртә.
Татарстанны шаулаткан хуҗалык рәисе И.3.Камалетдиновның фидакарьлеге Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бәяләнә, аңа республиканың атказан¬ган агрономы дигән мактаулы исем бирелә.