КАМАЛОВ ӘГЪЛӘМЕТДИН ГӘЛӘЛЕТДИН УЛЫ
Сугыш һәм хезмәт ветераны Камалов Әгъләметдин Гәләлетдин улы 1911 елның 1 сентябрендә хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Авыл мәктәбендә белем алганнан соң төрле эшләрдә эшли. Колхозга керә, атлар карый. Кечкенәдән дөнья йөген җигелеп тарта башлый. 1941 елның 26 августында Сарман РХК нан Кызыл Армия сафларына алына. Мари ягындагы яманаты белән бөтен илгә даны чыккан Суслонгер хәрби әзерлек лагеренда өйрәнүләр үткәннән соң аны сугышка җибәрәләр. Сугышның беренче көннәреннән үк, аның үзәгендә – иң авыр участокларында була, үлем белән ничәмә – ничә тапкыр күзгә – күз очраша. Немец басып алучыларына каршы сугышта батырлык, дисциплиналылык үрнәкләре күрсәтә. Дошман белән бәрелешләрнең берсендә, янында снаряд шартлап, башы каты яралана, аңын югалта. Госпитальдә аңа катлаулы операция ясыйлар, ярты башын тегәләр. Озак вакытлар госпитальдә ятканнан соң 1944 елны аны комиссиялиләр, туган ягына кайтарып җибәрәләр. Әгъләметдин сугыштан авыр яраланып кайтуына карамастан, мин инвалид дип, кул кушырып өйдә утырмый, үзенең яраткан хезмәте – атлар карарга керә. “ Киров”, “ Искра” колхозларында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң да, шул эшен ташламый. Хатыны Сөембикә белән алты бала (өч малай, өч кыз) тәрбияләп үстерәләр. Әгъләметдин Гәләлетдин улы 1977 елның 18 июлендә вафат була , Иске Кәшер авылында җирләнә.