Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > КАМАЛОВА (МӘДИЯРОВА) ФӘЕЗКАМӘР МӨХӘММӘТДИН КЫЗЫ

КАМАЛОВА (МӘДИЯРОВА) ФӘЕЗКАМӘР МӨХӘММӘТДИН КЫЗЫ

Район: 
Сармановский

Сугыш һәм хезмәт ветераны Камалова (Мәдиярова) Фәезкамәр Мөхәммәтдин кызы, 1920 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 7 классны тәмамлагач Казан шәһәренә китә. Вахитов исемендәге заводның рабфагына укырга керә. Сугыш башлангач,Тархан районына окоп казырга җибәрелә. 1942 елда фронтка китә. 1782 нче зенит-артеллерия полкында элемтәче булып хезмәт итә. Мәскәүне саклауда катнаша. Аннары Краков шәһәре янына җибәрелә. –“Берүзең дошман тылына кереп китәсең. Элемтә өзелгән урынны табып ялгарга кирәк. 3-4 көн бер ризык капмый йоргән чаклар булды. Бервакыт элемтә өзелгән урын дошман штабы янында булып чыкты. Шул урыннан тегеләр үзләре ялгап команда биреп ятканнар.Курку юк монда, я син, я ул. Өзелгән урынны ялгап, тиз генә үзебезнекеләргә хәбәр иттем. Дошман штабы шунда ук күккә очты. Чак исән калдым”,- бу Фәезкамәр апа истәлекләреннән. 1945 елда сугыштан кайта, Казан шәһәрендә яшәп, Вахитов исемендәге сабын заводында хисапчы булып эшли. Бик күп орден, медальләр белән бүләкләнә. Вафат, Казан шәһәрендә җирләнгән.

 

 

Ветераннар истәлекләре
Сугышта катнашучылар
Опубликовано 8 May, 2020 - 15:02 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 08/05/2020 - 15:02):https://tatfrontu.ru/tt/person/kamalova-mdiyarova-fezkamr-mohmmtdin-kyzy