КӘЛИМУЛЛИН ХӘМЗӘ НӘБИУЛЛА УЛЫ
Район:
Сармановский
Кәлимуллин Хәмзә Нәбиулла улы 1912 елны Уфа губерниясе Минзәлә өязе (хәзерге Сарман районы) Иске Кәшер волосте Анак авылында туган. Сугышка кадәр ул Ленинград хәрби академиясен тәмамлаган.1939-1940 нче елларда 455 нче укчылар полкының 42 нче укчылар дивизиясе составында лейтенант дәрәҗәсендә Совет- Финляндия сугышында катнаша. Разведка бүлеге командиры була. Хәрби бурычны үтәгәндә алар чолганышта калалар. 1940 елның 16 февралендә Мурино-Лужки авылы янындагы сугышта һәлак була. Беренче күмү урыны - Карьялайнен авылы. Икенче күмү урыны -Ленинград өлкәсе, Выборгск районы, бер.р Лохи-Йоки (п.Рябово)да хәрби каберлектә. Исеме мемориаль плитәдә мәңгеләштерелгән.