Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > КОРБАНОВ ӘХМӘТХАҖЫЙ (ХАҖЫЙ, ХАҖИ) КОРБАНГАЛИ УЛЫ

КОРБАНОВ ӘХМӘТХАҖЫЙ (ХАҖЫЙ, ХАҖИ) КОРБАНГАЛИ УЛЫ

Район: 
Сармановский

Сугыш һәм хезмәт ветераны Корбанов Әхмәтхаҗый (Хаҗый, Хаҗи) Корбангали улы 1907 елның 5 маенда Татарстан Республикасы, Сарман районы, Урта Кәшер авылында туган. 1941 елны Сарман Район хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына  алына. Кыска сроклы хәрби өйрәнүләрдән соң, аны фронтка озаталар. Ул атлы пехотада хезмәт итеп, гаскәрләрнең зур мобильлелеген һәм зур ераклыкка тиз хәрәкәтен тәэмин итүче була. Смоленск шәһәре янында барган сугышта каты яраланып, бик озак госпитальдә ята. Сәламәтлеге буенча беренче группа инвалидлык биреп, 1943 елны туган ягына кайтарып җибәрәләр. Озак еллар сугыш яралары белән көрәшергә туры килә әле аңа. Катлаулы операцияләрдән соң гына аякка баса. 1945- 47 елларда, Урта Кәшер авылының  “Кызыл игенче” колхозында колхоз рәисе булып эшли. Махсус белеме булмаса да, оештыру эшенә  телдән хисаплауга бик оста булган. Аннан соң бик озак еллар ындыр табагы мөдире һәм кладовщик булып эшли. Иске Кәшер һәм Урта Кәшер авыллары күмәк хуҗалыкларын берләштергәннән соң авылда янгын сүндерүче вазыйфаларын башкара. Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 28 December, 2020 - 12:00 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 28/12/2020 - 12:00):https://tatfrontu.ru/tt/person/korbanov-hmthazhyy-hazhyy-hazhi-korbangali-uly