ЛАТИФУЛЛИН ХӘКИМҖАН ГАФИАТУЛЛА УЛЫ
1911 елда Әлмәт районы Түбән Мактама авылында ярлы крестьян гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән Хакиҗан Галимҗан исемле мулладан белем ала, аннары Тайсуган авылы мәктәбендә укый башлый. Армия хезмәтенә кадәр язмыш җиле аны Үзбәкстан җирләренә җибәрә, ул анда бераз вакыт балалар укыта, соңыннан армияга китеп бара.
1936 елны Хакимҗан Латифуллин Яңа Иштирәк авылында яшәүче Гатаулла мулланың кызына өйләнә. 1939 елны фин сугышына китеп сигез айдан соң кире туган ягына әйләнеп кайта. Ул эш өчен янып йөри торган, бик актив комсомолец була. Авылда тракторчы булып та эшли, бригадир вазифасын да башкара, район газетасына еш кына мәкаләләр язып тора. Партиягә керергә теләге зур булса да, мулла гаиләсеннән дип аның гаризасын кабул итмиләр.
1941 елны Бөек Ватан сугышы башлангач, ул да үзенең авылдашлары белән беренче көннән үк фронтка китә. Түбән Мактамадан алар барысы 11 кеше китәләр. Фронтка киткәч, Хакимҗан туганнарына нибары бер хат язарга өлгерә. Элеге хатта кораллар алулары, сугышка керергә әзерләнүләре турында хәбәр итә.
Бары тик 1996 елда гына Хакимҗан Латифуллинның кайда һәлак булганы билгеле булды. Ул Псков өлкәсендә җирләнгән.