Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ЛАТЫЙПОВ НАҖАР ГАБРӘШИТ УЛЫ

ЛАТЫЙПОВ НАҖАР ГАБРӘШИТ УЛЫ

Район: 
Актанышский

1924 елның 13 декабрендә Адай авылында туган.

1943 елда 19 яшендә сугышка китә. Беренче Белоруссия фронтында, икенче Украина фронтында сугыша. 1944 елда 181 нче укчы полкта сугышчан-хәрби хезмәтен үти. Кыюлык, батырлык күрсәтә. 3 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 3 дәрәҗә Дан ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале һәм башка бүләкләр белән бүләкләнә.

Җиңү көнен Прага шәһәрендә каршылый. Туган авылына 1948 елда кайта. МТС та, соңрак Фрунзе исемендәге колхозда тракторчы булып эшли. Тырыш хезмәте югары бәяләнә – “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденына ия була. Хатыны Мәклүфә белән 4 кыз, 2 малай устерәләр.

 

Дан ордены кавалерлары
Музеи: 
ГБУ «Актанышский районный краеведческий музей РТ»
Опубликовано 24 November, 2015 - 10:35 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 24/11/2015 - 10:35):https://tatfrontu.ru/tt/person/latyypov-nazhar-gabrshit-uly