Дан ордены кавалерлары

Г (2) И (1) Л (1) С (1) Х (1)

ГАЙНЕТДИНОВ ГАБДУЛЛА ГАЙНЕТДИН УЛЫ

1919 елнын 14 маенда Апач авылында туа. 1939 елда Армия сафларында хезмәт итәргә алына, 2 ел тулганда сугышка кереп китә. Польша башкаласы Варшаваны алуда катнаша. 1946 елда Киров исемендәге совхозга кайта. Җиңү бәйрәмен Берлин янында каршылый.

ГАРИПОВ ГАБДУЛЛА ГАРИФ УЛЫ

1925 елның 15 апрелендә Биектау районы Ташсу авылында туа.1943-1945 елларда - Мәскәү пулеметчылар хәзерли торган училище курсанты. 298нче, 248 нче укчы полклары составында, һава десанты бригадасында хезмәт итә. Бүлекчә командиры, орудие командиры була. Җиңү көнен Австриядә Вена шәһәрендә каршылый. туган якка 1950 елда кайта. Капитан.

ИМАМОВ ХАТИП ИМАМЕТДИН УЛЫ

Имамов Хатип Имаметдин улы 1924 елның 8 мартында Тыңламас авылында туа. 1942 елда 18 яшендә яу кырына озатыла. 1942-1943 елларда Волхов фронтында, 1944 елда Ленинград фронтында көрәшә. Чехсловакия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Кече сержант сапер булып хезмәт итә. 1944 – 1954 елларда беренче Украина фронтында сугыша. Җиңү көнен Германиянең Глатос шәһәрендә каршылый. Сугыш беткәннән соң ике ел хезмәт итеп туган авылына кайта. III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

ЛАТЫЙПОВ НАҖАР ГАБРӘШИТ УЛЫ

1924 елның 13 декабрендә Адай авылында туган. 1943 елда 19 яшендә сугышка китә. Беренче Белоруссия фронтында, икенче Украина фронтында сугыша. 1944 елда 181 нче укчы полкта сугышчан-хәрби хезмәтен үти. Кыюлык, батырлык күрсәтә. 3 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 3 дәрәҗә Дан ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале һәм башка бүләкләр белән бүләкләнә.

САМАТОВ ГАЙНЕТДИН САЛИМҖАН УЛЫ

Саматов Гайнетдин Сәлимҗан улы 1920 елның 5 июлендә Солтангол авылында туган. 1941 елда сугышка алына. 1941 Белоруссия, Минск, Смоленск тирәләрендә дошманга каршы көрәшә. Яраланып Барнаул госпиталендә дәвалана. Терелгәч кабат сугышка керә. 1945 елларда Киев, Польша, Румыния, Чехсловакия, Берлинны алуда катнаша. Рядовой солдат кабат яралану сәбәпле Җиңү көнен Берлин госпиталендә каршылый. 1945 елның 6 ноябрендә туган авылына кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

ХАРИСОВ МИРГАЛИМ ХАРИС УЛЫ

Харисов Миргалим Харис улы 1921 елның 25 маенда Актаныш районы Такталачык авылында туа.