МАЛИКОВ МӘХӘММӘТСАЛИХ МАЛИК УЛЫ
Маликов Мәхәммәтсалих Малик улы 1915 елның 14 нче декабрендә Сарман районы Иске Кәшер авылында, урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.1927-28 уку елында Иске Кәшер башлангыч мәктәбен тәмамлый. Аннары Сарман җидееллык мәктәбенә укырга кереп,аны 1931 нче елда тәмамлый. 1931-33 нче уку елында Сарман районы Федоровка авылында 5-6 нчы классларда физика,математика фәннәрен укыта.1933 нче елда Алабуга педтехникумына укырга кереп, 1935 нче елны тәмамлый. Аннан соң Иске Минзәләбаш мәктәбендә эшли. 1937 елны үзе теләп армиягә китә һәм 1941 елның январендә срогын тәмамлап кайта. 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына китә,Чкалов кавалерия взводы училищесында тизләтелгән курс тәмамлый. Ул сугышта кавалерия ,ПТР взводлары командиры булып хезмәт итә. 1943 елның 28 февралендә ул Бөек Ватан сугышында каты яралана (получил слепое осколочное ранение мягкой ткани левого плеча с повреждением лучевого нерва). 1946 нчы елның март аенда ул сугыштан өлкән лейтенант званиесе алып кайта. Сугыштан соң ,Иске Кәшер урта мәктәбендә НВП,математика,тарих фәннәрен 1979 елга кадәр укыта. Сугыштагы батырлыклары өчен, ул 1968 нче елны Кызыл Йолдыз ордены, (соңлап булсада) II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. 1988 елның 18 мартында вафат була.