Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > МАЛИКОВ САЛИХ МАЛИК УЛЫ

МАЛИКОВ САЛИХ МАЛИК УЛЫ

Район: 
Сармановский

Маликов Салих Малик улы 1914 елның 15 декабрендә Иске Кәшердә туган. 7 классны тәмамлагач та укытучы булып эшли башлый. Педагогия техникумын бетереп, Минзәләбаш, Салкын Алан мәктәпләрендә эшли. Армия хезмәтеннән кайтып бер ел үтүгә сугыш башлана. 1941 елда сугышка алына. Ул атлы гаскәрдә хезмәт итә. 1943 елда каты яраланып госпитальгә эләгә. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Иске Кәшер урта мәктәбендә физкультура һәм хәрби хәзерлек нигезләре укыта.

Фронтовиклар
Опубликовано 18 December, 2015 - 17:01 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 18/12/2015 - 17:01):https://tatfrontu.ru/tt/person/malikov-salih-malik-uly