МӘГДӘНИЕВА МӨЗӘЯНӘ МӘГДӘНИ КЫЗЫ
Район:
Сармановский
Мәгдәниева Мөзәянә Мәгдәни кызы 15 июльнең 1924 елында Сарман районының Дүсем авылында туа.
1942 нче елның 5 декабрендэ Совет Армиясе сафларына алына. Балтыйк буе фронтындагы зенит полкында ПУАЗО приборчысы булып хезмәт итә. Туган авылына 1945 елның 20 августында кайта. Сугыштан соң 36 елга якын гомерен Сарман районының Ләшәү-Тамак мәктәбендә рус теле укытучысы һәм директор урынбасары булып эшли.“1941-1945 елларда Германияны җиңгән өчен” орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 2006 нчы елның мартында вафат була.