МИНДАРОВ ӘБЕЛГАТА ХАТИП УЛЫ
Тиздән халкыбыз Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу көнне сугышның нәрсә икәнен үз күзләре белән күргән, аның ачысын татыган кешеләр аеруча дулкынланып көтәдер. Шунысы кызганыч, аларның сафы елдан – ел сирәгәя бара. Бүген шушы исемлеккә Әлмәт районы Елховой һәм Түбән Абдул авылларына сугыштан Җиңү белән кайткан, сугыш ветераннарының, бер – икесе генә керми калган. Бөек җиңү белән кайткан сугыш ветераннары арасында нинди генә хөнәр ияләре юк; колхозчылар, миччеләр, колхоз җитәкчеләре, бригадирлар, төзүчеләр, умартачылар, балта осталары, комбайнчылар, трактористлар, машинистлар, тарихчылар, укытучылар һәм башка бик күп хөнәр ияләре. Бу батыр авылдашларыбыз сугыштан кайткан икенче көнне үк, өсләрендәге хәрби киемнәрен дә салып тормыйча, сугыштан соң бөлгенлеккә төшкән илебезне торгызу өчен, җиң сызганып эшкә керешәләр. Шулар арасында укытучы хөнәрен сайлаган Миндаров Әбелгата Хатыйп улы да була.
Ул 1925 нче елда Елховой авылында туа, сугыш башланганда Әбелгатага 16 яшь була. Ул башта тальян гармонында «Озату», «Шахта» көйләрен сыздырып, кардәшләрен, күрше абыйларын озата, ә инде 1942 елда үзе дә фронтка китә. Егетне 7 нче һава десанты бригадасына билгелиләр.1944 елның июнь аенда Кырым ярымутравында барган авыр сугышларның берсендә Әбелгата көчле контузия ала. Госпитальдән соң аны кабат фронтка, 351 нче укчы полкның разведка ротасына озаталар. Сугышның канлы, фаҗигале юллары буйлап барып ул Венгрия, Австралияне дошманнан азат итүдә катнаша. Ә җиңү көнен Чехсловакиядә каршылый. Сугыш тәмамланганнан соң егет Будапештта хезмәт итә. Туган авылына бары тик 1949 елның мартында гына әйләнеп кайта.
Йомшак күңелле егетне дә солдат тормышы нык үзгәрткән. 141 мәртәбә парашюттан сикереп чыныгу алган десантчы – фронтовик кыю ир – егеткә әверелгән. Шуңа да аны өйдәге бетеренү сыгылдыра алмый. Әбелгата, киресенчә, дөньясына үч итеп, җиң сызганып эшкә керешә. Авылдашлары аны кырчылык бригадасы бригадиры итеп билгелиләр һәм «Путь к Коммунизму» колхозы комсомол оешмасына җитәкчелек итүне дә ышанып тапшыралар. Ул тиз арада авылдашлары булышлыгы белән яңа өй җиткерә. Аннары гармунчы, җырчы егетне яшьләр клуб мөдире итеп куялар. Ә 1950 елның 15 апрелендә яңа өйгә күрше Бәркәтә авылы кызы Вәсика килен булып төшә.
Читтән торып Ульяновск педагогия институтын тәмамлаган Әбелгата Хатыйп улы үзенең 45 ел гомерен Елховой урта мәктәбендә балаларга тарих фәннәре буенча белем бирүгә багышлый.
Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, сугышчан батырлыгы өчен бирелгән медальләр иясе, СССР һәм РСФСРның мәгариф отличнигы тарих фәннәре укытучысы Миндаров Әбелгата улын, 2001 елда, соңгы юлга озаталар.
Язманың авторы: Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее мөдире Газизова М.М.