МИНХАЕРОВ ГОСМАН ЗИАТДИНУЛЫ, БЕРЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ
Минхаеров Госман Зиатдин улы1924 елда Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган.
Елховой җидееллык мәктәбендә дүртенче сыйныфны тәмамлаган.
Бөек Ватан сугышына 1943 елда чыгып киткән. Рядовой Госман Зиатдин улы Сталинградны азат итүдә катнашып күп батырлыклар күрсәткән.Сугыш аны Германиягә хәтле алып барган. Минхаеров Госман Зиатдин улы Германияне җиңүдә үзеннән зур элеш керткән.
Туган авылы Түбән Абдулга кайтканда аның күкрәген Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен медале” һәм “Сталинградны азат итү” медалләре бизәп торган.
Сугыштан кайтканның икенче көнендә ул колхозга плотник булып эшкә кергән һәм сугыш елларында җимерелгән күп кенә колхоз корылмаларын төзекләндерүдә катнашкан.
2005 нче елның 27 ноябрендә якты дөнья белән хушлашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Минхаеров Госман Зиатдин улын, Түбән Абдул зиратына җирләгәннәр.
Текст авторы: Газизова Мәдинә Мисбах кызы.