Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ӘМИНОВА ХӘБИБӘ ИНСАФ КЫЗЫ (1924-1945)

ӘМИНОВА ХӘБИБӘ ИНСАФ КЫЗЫ (1924-1945)

Район: 
Ютазинский

1924  елда Кәрәкәшле  авылында  крестьян  гаиләсендә туган.

1941-1942 уку елында  Кәрәкәшле урта мәктәбенең  10  сыйныфын тәмамлый.  Шушы  ук  елны  Ватанны  саклау  сафына   чакыралар.

Казан  шәһәрендә  хәрби  комиссариат   карамагындагы  тоткыннар  төрмәсендә  хезмәт итә.

Салкын тиеп  үпкәсе  шешә, шушы авыруыннан  сәламәтләнә  алмыйча, 1945 елның   5 маенда, сугыш  тәтамланырга 4  көн кала, Казан хәрби  хастаханәсендә  вафат  була.

 

 

 

Фронтовиклар
Опубликовано 1 August, 2017 - 09:21 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 03/08/2017 - 20:16):https://tatfrontu.ru/tt/person/minova-hbib-insaf-kyzy-1924-1945