Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > МУБАРАКШИНА ХАЛИСӘ МӨХӘММӘТСАБИР КЫЗЫ

МУБАРАКШИНА ХАЛИСӘ МӨХӘММӘТСАБИР КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

Мубаракшина Халисә  Мөхәммәтсабир кызы 1913 нче елның 15 нче августында  Саба районы  Олы Кибәче авылында  туган. Аңа 7 яшь вакытта әнисе үлгән. Әтисе Мөхәммәтсабир оста  куллы кеше булган. Тегү машинасы белән өс киемнәре, сандали, күн итекләр теккән. Авылдагы су тегермәненә кирәкле детальләр ясаган һәм үзе дә шунда эшләгән. Аның бала чагы , яшьлеге үги ана кулында үткән. Колхозлашу елларыннан соң күмәк  эшләрдә,  Төбәктән  Ташлыярга кадәр арага ташлы юл салуда катнашкан. Ирен 1941 нче елда сугышка озатканда,  улы һәм авыру кайнанасы булган. Ирләр сугышка киткәч, барлык авыр эш хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә кала. Халисә апа атлар тәрбияләгән, төннәрен ашлык сукканнар. Кышын чана тартып, җәен арба белән Дөм-дөмгә симәнәгә барганнар. Сугыштан соңгы елларда колхозда төрле  эшләрдә эшләгән, 4 бала тәрбияләгән. 26 ел буе авыру кайнанасын караган.

Халисә апа 1974 нче елның 13 августында вафат булган.

Труженики тыла
Опубликовано 24 December, 2018 - 14:56 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 24/12/2018 - 14:56):https://tatfrontu.ru/tt/person/mubarakshina-halis-mohmmtsabir-kyzy