Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > МУХАМЕТДИНОВ ШАМИЛЬ МУХАМЕТДИН УЛЫ

МУХАМЕТДИНОВ ШАМИЛЬ МУХАМЕТДИН УЛЫ

Район: 
Сармановский

 Мухаметдинов Шамиль Мухаметдин улы 1921 елның 15 августында Сарман районы Илексаз авылында туган. 1939 елда  Армия хезмәтенә алына. Хезмәте бетәргә 6 көн кала сугыш башлана. Рига шәһәренә 22 июнь көнне беренче бомбалар төшә. Сугыш юллары – Прибалтика, Сталинград оборонасы, Курск дугасы, Польша, Белоруссия, Берлин аша уза. Бомбардировщиклар эскадрильясында техник-мастер булып хезмәт итә. Сугыш беткәч 2 ел Германиядә 2нче оккупацион гаскәрләр составында хезмәт итеп, өлкән сержант булып 1947 елда туган авылына кайта.

Медальләре: “За оборону Сталинграда”, “За взятие Берлина”, “За Курскую битву”, “За оборону Москвы”.

Прикреплённые изображения: 
Фронтовиклар
Опубликовано 29 December, 2015 - 17:16 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 30/12/2015 - 14:05):https://tatfrontu.ru/tt/person/muhametdinov-shamil-muhametdin-uly