МӘҮЛЕТОВ ХӘМИТ СӘЛАХ УЛЫ
Район:
Актанышский
1922 елның 18 июнендә Ирмәш авылында туа. Сугышка 1941 елның июнендә китә. 4 нче Украина фронтында сугыша. Туган ягына 1947 елда кайта. Өлкән лейтенант.
I, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
13 ел район хәрби комиссариатында эшли. 28 ел КПСС райкомында эшләп лаеклы ялга чыга. КПСС өлкә комитетының, Министрлар Советының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Хәнифә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.