НАСЫЙБУЛЛИН ИСМӘГЫЙЛЬ ШӘРИФУЛЛА УЛЫ
Сугыш ветераны Насыйбуллин Исмәгыйль Шәрифулла улы, 1924 елны Сарман районы Урта Кәшер авылында туган.Аны 1942 елның августында Сарман РХК нан Кызыл Армия сафларына,133 запас Строй полкында, хезмәт итәргә җибәрәләр. Ул башта Суслонгерда урнашкан, хәрбиләрне укыту лагерында артеллиристлыкка укый. 1943 елның 15 апреленнән 1945 елның 9 маена кадәр 2 нче Украина фронтында ,114 нче гвардия полкы составында, Сталинград сугышында, Днепр елгасын кичүдә катнаша. Өч көн салкын , бозлы суда булып, салкын тиеп, бик каты чирли.1945 нче елның июленнән 1947 нче елның мартына кадәр 140 нчы корпус-артиллерия бригадасы составында хезмәт итә. 1947 елда демобилизацияләнә. Туган якларына кайтып, Сарман МТС нда тракторчы-механик булып эшли. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул , II нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (29203 1943 нче ел), “Батырлык өчен “ (3233944 нче номер), “Германияне җиңгән өчен” (1946 нчы ел) һәм Җиңү юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштагы салкын тиюләр эзсез калмый, ул яшьли, 1961 елның ноябрендә вафат булган, Урта Кәшер авылында җирләнгән.