Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > НАСЫЙБУЛЛИНА ЗӘЙТҮНӘ ИДИЯТ КЫЗЫ

НАСЫЙБУЛЛИНА ЗӘЙТҮНӘ ИДИЯТ КЫЗЫ

Район: 
Алькеевский

Насыйбуллина Зәйтүнә Идият  кызы 1929 елның  10 февралендә Әлки районы Югары Әлки авылында туган.  Авыр еллар булганлыктан  ул ачлыкны да, ялангачлыкны да  бик күп күргән кеше. Ләкин 2 класс белеме генә булуга да карамастан, югалып калмаган, нинди эшкә кушсалар шул эшне җиренә җиткереп эшләгән. Үсеп буйга җиткәч,  “Яшь көч“ колхозында сыер савучы булып эшләгән һәм лаеклы ялга чыкканчы үз эшенә тугрылыклы булып калган. Түбән Әлки егете Хөсәен абый белән 3 ул үстергәннәр. 

Бүгенгесе көндә Рөстәм исемле малае тәрбиясендә гомер кичерә.Зәйтүнә апа ике як күршеләренә  Рәшит белән Люция апага чиксез рәхмәтләрен җиткерә.

( Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).

Труженики тыла
Опубликовано 3 September, 2021 - 13:49 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 03/09/2021 - 13:52):https://tatfrontu.ru/tt/person/nasyybullina-zytun-idiyat-kyzy