НИГЪМӘТУЛЛИН ЗИННӘТУЛЛА НИГЪМӘТУЛЛА УЛЫ
1943 елның 7январендә элеккеге Калинин хәзерге -Актаныш районыннан Нигъмәтуллин Зиннәтулла Нигъмәтулла улы - үз теләге белән илебезне дошманнан сакларга сугышка китә.
1943 нче елның 16 январеннән 45 противотанковый учебный полкына курсант итеп кабул ителә.
1943 елның августеннән октябрьгә кадәр 269 укчы дивизиядә укчы булып сугышка керә.Брянск фронтында катнаша,Орел шәһәрен саклап Курск дугасындагы көчле сугышларда катнашырга туры килә. Сугышның алгы сызыгында барып дошман пулясы тиеп сул иңсәсе яралана.
1944елның февраленнән 1945елның июненә кадәр 3нче укчы полкта укчы булып тагын сугышка керә.
Белорусия фронтында Гомель белән Могилев шәһәрләре арасындагы көчле сугышларда катнаша.
1944елның 24 июнендә тагын сул аягы яраланып (снаряд кыйпылчыгы кереп) госптитальдә дәвалана.
1945 елның июненнән 1945елның августенә кадәр 100 ЗСП - укчы.
1945 елның августын-нан 1949 елның октябренә кадәр 96890 хәрби частьта -писарь.
1950 елның январеннән 1950 елның июненә кадәр 96890 хәрби частьта отделение командиры булып хезмәт итә.
1950елның 14 июнендә 96887 хәрби частьтан өлкән сержант дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән запаска туктый.