Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > НИКОЛАЕВ НИКОЛАЙ ПЕТРОВИЧ.

НИКОЛАЕВ НИКОЛАЙ ПЕТРОВИЧ.

Район: 
Сабинский

Николаев Николай Петрович 1930 нчы елның 18 нче октябрендә туган. Гаиләдә өч бала булганнар. Әтиләре лесник булганга, алар кардонда яшәгәннәр.“Сугыш башланганын олылардан ишеттек”- ди ул. Авылдан 40 лап кеше китте, кайсы гаиләдән 2 шәр кешене фронтка озаттылар. Әти урманда эшләгәч, без алай ач булмадык, - дип искә төшерә ветеран.Сугыш вакытында, аяз көнне колхозда ат көтүе көткәндә, һавалар дөп-дөп итеп тора иде. Пожар куркынычсызлыгы өчен урман кырыен казыталар иде. Сугыш беткәнен 15 яшьтә мәктәптә әйттеләр”. Аннары ФЗУга укырга киткән. Аннан кайткач, өйләнеп 7 бала үстергәннәр. Бүгенге көндә Язлы Арташ авылында олы малае тәрбиясендә яши.

Труженики тыла
Опубликовано 28 December, 2018 - 16:24 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 28/12/2018 - 16:24):https://tatfrontu.ru/tt/person/nikolaev-nikolay-petrovich