НИЗАМОВ БАДРЕТДИН НИЗАМ УЛЫ
Безнең гаиләдә Бөек Ватан сугышын тоткан роле
9 нче май- Җиңү көне... 70 ел элек бу көнне бик күплэр котеп, зарыгып алган... Хәзерге вакытта да ул көнне искә тошерү, күплэрнең, бигрәк тә өлкән буын кешеләрен хавага сала, чыннан да купме вакыт үтсә дә, ул елларны искә тошерү узе бер газап, хасрәт булып санала.
1941-1945 еллар 4 елга кадәр сузылган вәхшәтле сугыш еллары. Ватан, милләт, халык тормышында мәңге җуелмас вакыйгалар, истәлекле даталар. Бу - канкойгыч сугыш. Ул 1941 елның 22нче июнь таңында башланып китә. Өлкәннәр сөйләве буенча, бу сугышның барлык авырлыгы СССР җилкәсенә төшә. Советлар Союзы берүзе Германиягә каршы көрәшә.
Фашистлар илебезнең шәһәр, поселок, авылларын җимереп, яндырып бетерәләр. Ләкин илебез халкы фашистларга каршы үз-үзләрен аямыйча каһарманнарча көрәшкән. Сталинград янындагы сугышта, Мәскәү янындагы сугышта, Курск дугасы сугышында һәм 1944 елдагы бер-бер артлы зур җиңүләр Советлар союзы территориясен дошманнан тулысынча азат иткән.
Күпме бәла-каза, кайгы-хәсрәт алып килә ул. Ничәмә-ничә ир-егет сугыш кырында ятып кала, күпмесе яраланып кайтып үлә. Ә хатын-кызларны тол калып, балаларны ятим итә ул афәтле сугыш. Шулай ук, Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен хатын-кызлар да ирләр кебек үк бертигез көрәшкән ул елларда. Алар табиб, шәфкать туташы, санитаркалар булып яралыларга ярдәмгә ашыга. Шул дүрт еллык дәһшәтле сугыш күпме корбаннар китергән. Сугышчылар гына түгел, тылдагы халык та, үзләренең көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча ахыргача көрәшткәннәр. Безгә, 21 нче гасыр балаларына бу көннәрне курергә язмаса иде дигән теләктә калам мин.
Минем бабам Низамов Бадретдин да шул елларның тере шаһите. Бабам Бәдретдин Низам улы ачлык елларында 1921нче елның августында дөньяга килгән Биктау аулында. Кече яшьтән үк бик күп авырлыклар кичерергә туры килә. Гаиләдәге тугыз баланың иң өлкәне булганга күрә, аңа кечкенәдән үк йорт эшләрен үз өстенә алырга туры килә, энеләрен, сеңлесен карап, барлап, әти-әнисенең ярдәмчесе була ул.
1941нче ел....Ил өстенә кара кайгы килә. Баһадирдай ир егетләр сугышка китә.
Бабам сугыш чоры турында сәгатьләр буе сойләргә мөмкин. Ул еллар аның исендә уелып калган. Бабам сугыш кырында батырлыклар күрсәтә, армияга киткән җиреннән, сугышка турыдан-туры кереп китә ул, күп тапкырлар яралана, госпиталләрдә ята, ләкин сугышның ахырына кадәр сугыша, күп җирләрдә, күп авырлыклар күрергә, сугышның ачысын тоярга туры килә аңа.
Фашистлар сугышның беренче айларында ук аларның авиацияләрен туздырып ташлыйлар, шуннан аларны пехотага күчерәләр. Өч тапкыр яраландым, әмма исән калдым. Көннәрең берсендә безне сафка тезделәр дә:
-Кто желает воевать в авиации,- диделәр. Мин беренче булып кулны кутәрдем. Прохоров командалыгындагы 92 нче Гвардия авиация полкына эләктем. Верталетларда купне курергә туры килде, фашистлар верталет күрү белән пушкалар гына атырга торалар. Дивизия командиры Маленков иде. Әлеге полк составында Украинаны, Польшаны, Румынияне, Венгрияне азат иүдә, Германияне яулап алуда катнаштым. Карпат тауларын кичеп, Чехословакияне гитлерчылардан чистарттык,- дип сөйли иде бабам. Сугыш тәмамлангач та, тиз генә туган авылына кайтармыйлар аларны. Бабам хезмәт иткән полкны Молдавияга чакырганнар.
“Будапешны алган өчен”, “Венаны алган өчен”, ”сугышта курсәткән батырлыклар өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, һәм “Батырлык өчен” медальләре бирелә бабама.
Менә, ниһаять, сугыш та тәмамлана. Бәхеткә, сугышта күп тапкырлар яраланса да, исән-сау калган, бабам авылга 1946нчы елны әйләнеп кайта.
”Ходай барыбызга да тыныч тормыш, иминлек бирсен. Яшь буын сугыш дигәннәрнең нәрсә икәнен дә белмичә үссен иде,” - дип әйтә иде.
Лаеклы ялга киткәнче бабам аэрапортта, тегермәнлектә эшли, аннан әби белән бергә икесе колхозда хезмәт куялар. Бабам, районыбызның көчле көрәшчеләре рәтендә була ул елларда.
2013нче елның 11 маенда бабам да бакый доньяга күчте. Аларны озатырга күрше-тирә авыллар, барча туганнар, балалары, оныклары, военкамат хезмэткәрләре килгән иде.
Мин, чыннанда, бабам белән бик гоурланам, аның барлык истәлекләрен дә саклыйм, тулыландырам. Бугенге якты тормышыбыз өчен, мин бабам алдында баш иям, урыннары җәннәттә булса иде.
Бу материалны бабам Низамов Бәдретдин Низам улы хөрмәтенә оныгы Ахметвалиева Ләйсән Рифхәт кызы эшләде.