ПАВЛОВА МАРИЯ КОНСТАНТИНОВНА
Павлова Мария Константиновна 1927 елның 12 октябрендә Кукмара
районы Үрәсбаш авылында туа. Авылда 4 класс белем ала. 1936 елда әти-
әнисе белән Лесхозга күченеп киләләр.1941 елда Мария Константиновна 14
яшьлек кыз була. Кыш көннәрендә чабата үрә, бияләй, носки бәйли, кап суга.
Бу әйберләрне фронтка җибәрәләр. Унбиш яшеннән Мария Костантиновна
урманда агач кисүдә эшли. Агачны кул пычкысы белән кисәләр, аударалар.
1945 елда Мария Константиновна кияүгә чыгып ире белән өч бала
тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы ул сувенир цехында эшли.
Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен аңа “Хезмәт ветераны” исеме, “Бөек
Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел” медальләре белән бүләкләнә.
Мария Константиновна 2008 елның 13 октябрендә вафат була һәм
Лесхоз бистәсе иске зиратында җирләнә.