ПЕСТОНОВ НИКОЛАЙ ФЕДОРОВИЧ
57нче дивизиянең 174нче гвардия укчы полкы алгы подразделенияләре, кар буранына ышыкланып,Одер елгасы ярына килеп чыгалар. Бу Берлинга бару юлында соңгы су каршылыгы була. Каршы ярдан дошман орудие һәм минометлардан көчле ут ача. Снарядлар шартлавыннан су биек багана булып күтәрелә.
Елганы кичү берничә урында берьюлы башлана. Боз чыдатырлык урыннан пехотачылар җәяүләп чыга. Ә су өсте боздан арчылган урынга саперлар көймә һәм саллар төшерә. Алгы подразделениеләр,елга аша чыккач, плацдарм яулап алалар һәм утлары белән башка подразделениеләр кичүен тәэмин итәләр.
Дошман безнең роталарның сугышчан рәтен туктаусыз атакалый, әмма сугышчылар , бу хөҗүмнәрне кире кагып, плацдармны һаман киңәйтәләр.174 нче укчы полк юлында күпсанлы мина кырлары зур киртә була. Аларга җитеп кайбер югалтуларга да дучар булгач, гвардиячеләр туктарга мәҗбүр булалар.
-Лейтенант Булавин, мина кырларын зарарсызландырырга приказ бирәм,- ди полк командиры.
Әлеге заданияне үтәргә баручы саперлар төркеменә Николай Пестонов җитәкчелек итә. Сугышчан тәҗрибәсе Николайга һичшиксез үтәлергә тиешле ике кагыйдәне хәтеренә төшереп тора: миналарны урнаштыру системасы ачыкланмыйча торып, кешеләр тормышын куркыныч астына куймаска һәм эшне миналары инде шартлаган урыннарны караганнан соң гына башларга. Өлкән сержант немецлар мина куйганда еш кулланыла торган система монда бармы, әллә миналар тәртипсез генә куелганмы икәнне ачыкларга тели. Әмма минатоткыч “дәшми”. Тәҗрибәле сапер кулы белән капшап эш итә башлый. Нечкә тимер таяк балчыкка җиңел керә. Шулай һәр метр җирне тикшерә Пестонов. Менә шулчак таяк ниндидер каты әйбергә төртелә. Сапер пычагы белән балчык катламын сыпырып ала : мина! Танкка каршы, агач тартмалы. Мондый тартмалар саперга яхшы таныш. Берничә минут үтүгә “тартма” инде зарарсызландрыла.
Дошман уты тынмый. Менә ефрейтор Черемкин ыңгырашып егыла, аягы яраланган рядовой Сәлимов тылга таба шуышып китә,Андриевский һәлак була. “Берлинга озак калмады бит, егетләр ничек кызганыч”,-дип уйлый Николай Пестонов һәм җир өстен капшый-капшый эшен дәвам иттерә. Юл чиста булырга тиеш. Һәм саперлар сугышчан бурычны намус белән үтиләр. Юл ачык!
Берлинга кадәр санаулы чакырымнар кала. Сугышның ахыры җитә. Сугышчылар фронт юлларын,үзләре аздан гына исән-сау калган бәрелешләрне искә төшерәләр. Николайга Сталинград аеруча еш хәтеренә төшә... Шәһәргә дошманның эре калибрлы туплары туктаусыз аталар, һавада самолетлар гүләве тынып тормый. Алар ташлаган үлем йөгеннән җир өсте дерелди. Әмма моңа карап җирдә сугыш уты тынып тормый.
...Ракета югары күтәрелә һәм тоташтан өермә булып атылган ут дошманны башта ятарга, аннары качарга мәҗбүр итә. Немец танклары гына безнең сугышчылар яткан якынаюын дәвам итә. Дошман машиналарына танкка каршы орудие һәм мылтыклардан ут ачыла, әмма алар һаман килүләрен дәвам итәләр. Менә танкларның берсе Николай Пестонов яткан урынга якыная.Ул, танкка каршы граната һәм янучан сыекча тутырылган шешә ыргытып,бронялы машинаны яндыра. Танктан аны күреп алалар һәм пулемет уты безнең сугышчыны җиргә сеңәргә мәҗбүр итә. Фашистлар аны үлде, дип уйлыйлар бугай.
Юк, Пестонов исән кала. Ул танкның якынлашуын гына көтә. Гранаталардан соң, янучан сыекчалы шешәләр оча. Дошман машинасы туктый, һәм ут ялкыннары аны шунда ук чорнап ала. Бу якташыбызның танкка каршы беренче көрәше була.
Кыюлыгы өчен Николай “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Шпрее елгасын кичкәндәге оста хәрәкәте өчен Николай Пестонов 1 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Әмма бу хакта ул 15 елдан соң гына белә. Фронттан кайтып, туган җирендә - Әлки районының Апак авылында тыныч хезмәттә чакта тапшыралар аңа бүләкне.