РӘХИМОВА (КОРНЕЕВА) МӨЗӘЯНӘ ШӘЙМӘРДӘН КЫЗЫ
Сугыш һәм хезмәт ветераны Рәхимова (Корнеева) Мөзәянә Шәймәрдән кызы 1920 елның 15 ноябрендә Чаллы кантоны Иске Кәшер волосте (хәзерге Сарман районы) Яңа Кәшер (Иске Кәшер) авылында туган.Туган авылында җиде класс белем алгач, 14 яшьтә Казан шәһәре фельдшер-акушерлар училищесына укырга керә.Ул вакытта аларны Казан медицина институтыннан килеп профессорлар, доцентлар укытканнар. Уку татар телендә алып барылган. Укып бетергәч аны Буа шәһәренә фельдшер итеп эшкә җибәрәләр. Мөзәянә Шәймәрдән кызының теләге берничә ел эшләгәннән соң, медицина институтына укырга керү була. Сугыш башлангач аны Казан госпиталенә эшкә билгелиләр. Сугышта яраланган, госпитальгә китерелгән солдатларны дәвалыйлар. Сугышка җибәрүләрен сорап күп тапкырлар гариза яза. 1942 елның апрелендә Мөзәянә Шәймәрдән кызын Кызыл Армия сафларына алалар. Ул 24 дивизиянең 53 нче полкында НКВД составында Волоколамск – Торжок шәһәрләре янында тимер юл күперләрен, вокзалларны саклауда катнаша. Бомбалар “ яңгыры” астында калып контузия ала, госпитальдә дәвалана. 1943 елның мартында кече лейтенант дәрәҗәсе бирелә. 3650 УПК госпиталендә эшли.1945 елның октябрь аенда демобилизацияләнә.
Туган ягына кайткач Әлмәт районы Урсала авылында фельдшер, пункт мөдире булып, Әлмәт шәһәрендә ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә, күп еллар Әлмәт шәһәрендә Кызыл Хач һәм Кызыл Ай җәмгыяте рәисе булып эшли. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән. Тыныч тормыштагы хезмәтләре өчен Мөзәянә Шәймәрдән кызы 1970 елда «СССР Гражданнар оборонасы отличнигы» күкрәк билгесе, 1973 елны Кызыл Хач һәм Кызыл Ай җәмгыятләре берлегенең 50 еллыгы уңаеннан юбилей медале, Кызыл Хач һәм Кызыл Ай җәмгыятенең Мактау билгесе (югары билге) һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. Ул 2002 елның 23 ноябрендә вафат була, Иске Кәшер авылында җирләнгән.