Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > САБИРҖАНОВА ДИЛӘ КӘРИМ КЫЗЫ

САБИРҖАНОВА ДИЛӘ КӘРИМ КЫЗЫ

Район: 
Апастовский

Татарстан республикасы, Апас районы, Урта Балтай авылында крестьян гаиләсендә туа. 1939 елда Урта Балтай урта мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. 7 сыйныф белем ала. 1947 елдан колхозда эшли башлый: атлар карый, сыер сава. 1952-1956 елларда Ярославль шәһәрендә торфта эшләп кайта. Аннан соң яшелчә бакчасында эшли. 1957 елда авылдашы Габдулла Сабирҗан улы белән гаилә коралар. 3 бала тәрбияләп үстерәләр. 1967-1987 елларда Урта Балтай балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Шуннан лаеклы ялга китә. Ире Габдулла 2010 елда вафат була. Дилә апа "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.

Труженики тыла
Опубликовано 22 April, 2021 - 14:51 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 29/04/2021 - 16:33):https://tatfrontu.ru/tt/person/sabirzhanova-dil-krim-kyzy