Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > САФИН ФАВАРИС САФА УЛЫ

САФИН ФАВАРИС САФА УЛЫ

Район: 
Алькеевский

1923 елның 15 гыйнваренда Түбән Әлки авылында туган. Вербовать ителеп, Украинада эшләгәндә 1941 елда армиягә алына. Күп  сугышларны   кичерергә, шул исәптән  Ленинград обороносында   катнашырга  туры килә.

Фаварис Ленинград  блокадасы   вакытында  фронтка  Жуков килүен  хәтерли. Шул чордагы  сугышларда Фаварис  авыр яралана. Еллар  буе дәвалангач  кына 1945  елда демобилизацияләнеп   авылына кайта. Аның “Сугышчан хезмәтләре өчен”,”Маршал Жуков” медальләре һәм башка  хөкүмәт бүләкләре бар.

Кулы сәламәт  булмаса да, Фаварис колхозда  тырышып  эшли.

                                                                                 “Ватан өчен!” китабыннан 2005.

 

Фронтовиклар
Опубликовано 24 April, 2017 - 10:29 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 25/04/2017 - 00:59):https://tatfrontu.ru/tt/person/safin-favaris-safa-uly