САФИН ГАЗИМ ӘХМӘТСАФА УЛЫ
Сафин Газим Әхмәтсафа улы 1916 елда Иске Кәшер авылында туа. Ятимлекнең,хәерчелекнең бәтен михнәтләрен татый-татый үсеп җитә. Мәктәптә бик тырышып укый.Ул җырга,агач эшләренә дә бик оста була. Мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлагач,ул партадашы,яшьлек дусты (герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше) Зиннәт Хәсәнов белән зур хыяллар канатында Казанга юл тота. Алар икесе дә,керү имтиханнарын уңышлы тапшырып,Казан сәүдә техникумында ике ел белем алалар. Көзгә аны Совет Армиясенә хезмәткә чакырып,повестка бирәләр. Бу 1939 ел була. Солдат хезмәте тәмамланырга күп калмый.Туган якларга кайтып,хыял-өметләрне тормышка ашырып яшәргә уйлаганда,сугыш башлана. Аны артиллеристлар хәзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Курслардан соң сугышка-ут эченә керә. Ул үзен курку белмәс ,кыю сугышчы итеп таныта. Аны командирлар әзерләү курсларына җибәрәдәр.Ул күп батырлыклар кыла.Яралы булып та,бик төгәл расчетлар ясый. Бригада ,миноменттан атып, фашистларны кырып сала,пехотага атакага күтәрелергә юл ача. Ул сугышта бик каты яралана, җиде тапкыр контузия ала.Бөтен тәне снаряд кыйпылчыклары белән чуарлана,бөтен каны чит кеше каныннан тора.Аның батырлыкларын Хөкүмәтебез югары бәяли. II-III дәрәҗәдә Дан Орденнары,Кызыл Йолдыз Ордены,”За отвагу”, “За боевые заслуги” медальләре, күп шәһәрләрне азат иткән өчен медальләр белән бүләкләнә. Сугыш беткәннән соң ул 1951 нче елда гына, отставкага чыгып, туган авылына кайту бәхетенә ирешә.Ул чын мәгънәсендә герой булып, капитан званиесе алып,күкрәк тутырып орден медальләр тагып,хәрби киемннән бик тә интеллегентлы офицер булып кайтып төшә.Ул озын гомерле була алмый,сугыш яраларыннан 54 яшендә вафат була.