САФИУЛЛИН ӘХМӘТВӘЛИ САФИУЛЛА УЛЫ
1914 – елның 22 сентябрендә гади игенче – крестьян гаиләсендә туа Әхмәтвәли абзый. 1936 – 38 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. Ул 314 – стрелковый полкта снайпер һөнәрен үзләштерә. Сугышка кадәр Молотов (Пермь) шәһәрендә хәрби заводта авиамоторист булып эшли. Авылга кайта, яшь укытучы кыз Мәрзиягә өйләнә.1941 елның июнендә үк аңа повестка тапшыралар. Авылыбызның танылган укытучысы Мәрзия апа Сафиуллинаның түбәндәге истәлекләре сакланып калган : “ Без иптәшем Әхмәтвәли белән ике генә атна торып калдык.Сугыш башланды.Ул сугышка китте. Ә мин аның семьясы белән – әтисе – Гыйниятулла, әнисе - Гыйльмеруй, кызлары – Зәүҗан, Гыйльмиҗиян, Мәүлия һәм Әхмәтшалар белән калдык”.
Чистай шәһәр хәрби комиссариатының мәгълүматлары буенча, баштан ул 16 – запас авиация полкында механик була. 1941 – елның июленнән 1942 –елның июленә кадәр хәрәкәттәге армиядә.1942 елның сентябрендә Сталинград өлкәсенең Котлован районында сугышка керә . Разведкага да йөргәли, дошман тылына чираттагы рейды вакытында сул як җилкәсе яралана. 6 ай буена госпитальдә дәвалана.Шуннан соң Калинин пересыльный пунктында хезмәт итә. 1942 елның октябреннән 1943 елның маена кадәр анда кладовщик була. 1943 елның маенда демобиллизацияләнә. 1947 елның 5 февралендә “За Победу над Германией” медале белән бүләкләнә.
Моннан күренгәнчә, Ахмәтвәли бабай Мәскәү өлкәсе Звенигород шәһәрендәге хәрби – десант көчләренең укыту полкына җибәрелә.
1944 елда хәрби хезмәткә яраксыз табылып комиссовать ителә , авылга кайта һәм мәктәптә воен.рук булып эшли башлый. 1945 елда мәктәпләрдә воен.руклар штаты кыскартылу сәбәпле, Әхмәтвәли бабай мәктәптән китә.
Ул авылда иң оста мич чыгаручы иде. Шулай ук безнең авыл өчен сирәк һөнәр – аучы була. Әхмәтвәли бабай балаларны бик ярата. Берәр сабыйны очратса яки берәрсенең өендә балалар күрсә, ул алар белән я куян тота, я бүре аулый, куян , төлке, аю тавышлары чыгара. Балаларны ияртеп ызба эчендә куян эзләп йөри. Яки буш вакыты булып турында балалар очратса,аларның һәрберсе өчен агачтан ау мылтыклары ясый. Кыскасы, ул балаларны шатландырырга ярата. Үз балалары да җитәрлек, барысы да бик матур һәм тәрбияле булып үсәләр: Рәмзия (Әлмәттә яши), Асия (Менделеевскийда яши), Әмир (яшьли вафат була),Флера (Бөгелмә), Дамир (1954-2002), Рамил (Әлмәт).
Музей архивында аның һәм башка авылдашларыбыз турында чыгарылган альбом саклана, биредә аның 2 фотографиясе урнаштырылган. Шулай ук Бөек Җиңүгә багышланган экспозициядә аның фотографиясе урын алган. “Мәктәп тарихы “ диеп аталган альбомда аның турында кыскача информация һәм хәрби формада төшкән фоторәсеме сакланган. Аңа диеп җибәрелгән Бөек Җиңүнең 35 – еллыгы уңаеннан Чистай хәрби комиссариатыннан котлау кәгазе дә музей фондларында кадерле истәлек буларак саклана.
1982 елның 7 мартында вафат була.