САФИУЛЛИНА РАСИХА НӘГЫЙМУЛЛА КЫЗЫ
Тыл һәм хезмәт ветераны Сафиуллина Расиха Нәгыймулла кызы 1921 елның 10 маенда Чаллы кантоны Иске Кәшер волосте Яхшыбай авылында туган (хәзерге Сарман районы). Иске Кәшер авылы мәктәбен тәмамлагач, 1938 елның сентябреннән 1940 елның августына кадәр Минзәлә шәһәрендә фельдшер- акушерлар әзерли торган училищеда укый. Аны тәмамлагач Бөгелмә районы Карабаш авылына эшкә җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башлана һәм Расиханы, сугышның беренче көннәреннән үк, 1941 елны Кызыл Армия сафларына алалар. Ул сугыш юлын бомба, снаряд яңгыры астында, газаплы авыр сынауларын үтеп, Воронеж шәһәре янындагы сан.частька башлый. Аннан эвакогоспитальдә кече сержант дәрәҗәсендә шәфкать туташы булып хезмәт итә. 1943 елны демобилизацияләнә.
Туган якларына кайткан чор аның өчен тагын бер тапкыр ныклыкка сынау еллары була. 1944 елда Әлмәт шәһәрендә, 1945-49елларда Яхшыбай авылында, 1949-51 елларда Ләшәү Тамак авылында, 1951-52 елларда Сарайлы, 1952 елдан Александровка 1958 елга кадәр Яхшыбай-Анак авылларында һәм лаеклы ялга чыкканчы Колмәт авылында фельдшер- акушерлык пунктында шәфкать туташы булып эшли. Бик күп тапкыр авыруларны коткару өчен түләүсез кан бирә һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. “Ленинчы”, “Сарман” газеталарының актив хәбәрчесе була. 1997 елның 8 июлендә вафат була, Яхшыбай авылында җирләнә.