САЛАХЕТДИНОВ БОРХАН САЛАХЕТДИН УЛЫ.
«Аларның яшьлекләрен сугыш “урлаган”, - диләр 18-20 яшьләрдә илебез азатлыгы өчен көрәшкә алынган егетләр турында. Кукмара районы Сәрдекбаш авылында туып-үскән Борһан абый Сәләхетдиновның да бәхетен каһәр төшкән сугыш җимерә. Мең газап-михнәтләр күреп җиңү яулап кайтканнан соң аны өйдә авырып урын өстендә яткан әтисе, инде өлкәнәйгән әнисе, ике энесе-сеңлесе көтеп тора. Әтисе күп тә үтми вафат була, туганнарын аякка бастыру, әнисен тәрбияләү, йортны яңарту 21 яшьлек Борһан җилкәсендә кала.
“Хәзер кеше шуның кадәр рәхәт яши. Беркайчан булмаган туклык бу заманда. Келәттә капчык-капчык оны, шикәре утыра. Ак ипине дә этеп-төртеп кенә ашыйлар. Ә без алабута, черек бәрәңге, кычыткан, яфрак, үлән ашап үстек...”- дип искә ала 92 яшьлек Сәләхетдин улы Борһан.
Сәләхетдинов Борһан Сәләхетдин улы 1923 нче елның 30 нчы августында, гүзәл табигатьле Сәрдекбаш авылында, гади эшче гаиләсендә дөньяга килә. Сәрдекбаш мәктәбендә 4 еллык белемне алганнан соң, колхозда атлар тәрбияли башлый. Сугыш башлангач, Кукмара районы хәрби коммиссариаты чакыруы нигезендә, 1942 нче елның 6 нчы мартында Ватан алдында бурычын үтәргә солдат хезмәтенә алына. Кукмара район үзәгенә җыйганнан соң, Казан шәһәренә озатылалар.
-1942 елның 6 мартында өйдән чыгып киттем. Без сугышка барып кергәндә зур техникалар юк иде әле. Сугыш коралларын кул белән күтәреп йөрдек, бөтен эшне атлар белән эшләдек. Аннан соң «Катюша»лар чыкты - хәлебез бераз җиңеләйде. Илебезнең СССР дигән даны гына булган, сугышка хәзерлеге булмаган икән- дип яңадан истәлекләрен барлады Борһан абый.
Брянск, Смоленск шәһәрләрен азат итүдә катнаша Бophaн абый. Сугышларның берсендә мина кыйпылчыгы тез капкачын зарарлый. Госпитальдә дәваланганнан соң тагын фронтка - ут эченә китә. «Аннан соң да җиңелчә яраланулар күп булды. Санчастьның үзендә генә бәйлисен бәйләп, тегәсен тегеп куялар да, кабат сугышка керәсең», - ди Борһан абый. - «1945тә җиңү язы килсә дә, өйгә тиз генә кайтармадылар. Чөнки әле монда, әле тегендә атышлар дәвам итте». Бөек Җиңүне Борһан абый Смоленск шәһәрдә каршылый.
Туган авылына әйләнеп кайткач, баш-аягы белән эшкә чума ветеран. Ул заманда хужалыкта атлар күп була - аларны тәрбияли ул. Берөзлексез 40 ел фермада эшләп, 60 яшендә лаеклы ялга чыга.
- Атларны бик яратып карадым, холыкларын, белеп бетердем дисәң дә була. Ул заманда су колонкалары юк бит, суны фермага бик якын булмаган инештән ташыдым. Кыш көне бураннардан соң, бәкене таба алмый йөргән чаклар истә калган, - ди ветеран.
Борһан абый бүген берүзе җыйнак кына өендә гомер көзен каршылый. Гаилә корып балалар үстерергә насыйп булмый аңа.
Сәләхетдин улы Борһан абыйны, хөкүмәтебез Бөек Җиңүне каршылап, төрле елларда орден һәм медальләр белән бүләкләгән.
-1977 нче ел “Бөек Җиңүнең 30 еллыгы” медале,
-1980 нче ел “СССР Хәрби көчләренең 60 еллыгы уңаеннан” медале,
-1985 нче ел “ II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы” ордены,
- “Бөек Җиңүнең 40 еллыгы” медале,
-1989 нче ел “СССР Хәрби Көчләрнең 70 еллыгы” медале,
-1995 нче ел “Бөек Җиңүнең 50 еллыгы” медале,
-1996 нчы ел “Жуков медале”,
-2000 нче ел “ Фронтовик 1941-1945” күкрәк тамгасы,
-2005 нче ел “Бөек Җиңүнең 60 еллыгы” медале,
-2010 нчы ел “Бөек Җиңүнең 65 еллыгы” медале.
-2015 нче ел “Бөек Җиңүнең 70 еллыгы” медале