САЛЬНИКОВ АЛЕКСАНДР ЛАВРЕНТЬЕВИЧ
“Социалистик Хезмәт Герое” - Сальников Александр Лаврентьевич - 1926 елның 11 нояберендә Актаныш районы, Михайловка бистәсендә туган. Инде 1942 елда, җидеелык мәктәп тәмамлагач, “Чишмә” колхозында сука артына басарга, иген чәчәргә ир-атлар калмаган чорда, ул колхозда эшли башлый.1943-1948 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Офицер була, мотоцикл частьларында хезмәт итә. Киевне азат иткәч, Брестта хезмәт итә. Сугышчан хезмәтләре өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.
1945 елның июнендә Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша.
Сугыштан соң А.Сальников район финанс бүлеге агенты, авыл Советы сәркатибе булып эшли. Әмма фронтовик кайда авыр, шунда бара. Озакламый “Чишмә” колхозы рәисе урынбасары булып эшли башлый, аннары артта калучы бригадага җитәкчелек итә. Александр Лаврентьевич бу эшкә алынганда, гектардан нибары 8-9 центнер уңыш алына. Терлекчелек тә зыянга эшли: сөт савып алу түбән була, симертүдәге терлекләрдән артым булмый.
А.Сальников бригада советы төзи. Андагы һәркем яхшы белә: ашлык – бөтен үсешнең нигезе. Ул булса, кассада акча булачак, терлекләрнең продуктлылыгы артачак. Бер салам белән генә ерак китә алмыйсың. Һәм югары уңыш өчен көрәш башлана. Басуларга мул итеп тирес кертелә, минераль катнашмалар кайтарыла. Иген игүнең алдынгы агротехникасын өйрәнәләр. Һәр участокны аерым звеноларга беркетәләр. Бригада совет мораль һәм материаль кызыксындыру чараларын булдыра.
IX бишьеллыкта бөртеклеләрнең уртача уңышы 16,1 центнер тәшкил итә. Ә X бишьеллыкның беренче елында һәр гектардан уртача 22,3 центнер җыеп алалар. Шуннан соң фермаларда да хәл җайга салына.Һәр йортта куаныч арта – кешеләр мул тормышта яши башлыйлар.
Бригадирның сугышчан бүләкләренә хезмәт бүләкләре дә өстәлә. 1966 елда бөртекле ашлык җитештерү һәм хәзерләүне арттырудагы һәм техникадан җитештерүчән файдаланудагы казанышлары өчен, Александр Лаврентьевич Сальниковка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.