САМИГУЛЛИН НАУМИР АБДУЛЛА УЛЫ
“Сугыш ветераны Самигуллин Н.А. ның сугыш яраларын чагылдыручы ренгент пленкасы”.
1943 елның февралендә, Казан Елга техникумын тәмамлауга, Наумир Абдуллович армиягә чакыру кәгазе ала. 2 нче Мәскәү Пулемет училищасында елдан артык михнәтле сугыш осталыгына өйрәнә ул. Аннан Беренче Балтик буе фронтында 3 нче Котельниково танк корпусына беркетелгән мотопехота бригадасында автоматчылар взводы командиры булып сугышларда катнаша, шәхси батырлыклар күрсәтә. Икенче мәртәбә каты яраланганнан соң 8 ай хәрби госпитальдә дәвалана. 1945 елның июлендә инвалид язуы белән туган якка кайта. Бу олуг зат хакында бик күп материаллар музейда тупланган, аңа багышланган бүлек тә бар. Аның бик күп истәлекләре музеебызда саклана. Бүген мин шуларның берсе, ул үзе исән вакытта безнең мәктәп музеена үз куллары белән тапшырып калдырган ренгент пленкасы турында әйтеп үтәсем килә. Бу пленка Наумир абыйның сугышның ачысын татыган ветеран икәнлеген күрсәтеп тора. Ил өстенә ябырылган дәһшәтле сугышның кара кайгысын күп күрергә туры килә шул Наумир абыйга. Үзе дә бу сугышларда күп кенә тән җәрәхәтләре ала, бик авыр яраланып үлем белән дә тартыша ул. Бер очрашуда менә ниләр сөйләде ул безгә: ”...3 ай буена һөҗүм сугышларында катнашканнан соң, авыр яраланып, 8 ай госпитальләрдә дәваланырга туры килде. Төнге бер бәрелештә дошманның кул гранатасы бик якын төшеп шартлаган. Минем уң җилкәдә умрау сөяге, сул якта кабырга сынган, баш сөяге, ике калак сөяге зарарланган, арка тиресе пешкән, дүрт металл ярчыгы үпкәләргә кереп калган. Аркада тәнгә кереп, шунда оя тапкан 26 металл ярчыгын рентген пленкасы хәзер дә бик ачык күрсәтә. 1944 елның 5 ноябрь төнендә бик авыр яраланган идем. Мәрхәмәтле, батыр йөрәкле хирург Векличева Серафима Николаевна өч операция ясап, мине үлемнән алып калды. Төрле госпитальләрдә сихәтләнеп, өйгә кайтуны насыйп иткән язмыштан ун ел гомер сораган идем... ”. Кызганыч бүгенге көндә ветеран безнең арабызда юк инде. Узган ел 91 яшендә якты дөньдан бакыйлыкка күчте. Ул – олы җанлы педагог. Ул - Ватаныбызның, татар халкының батыр солдаты иде. Аның кешеләргә карата кайгыртучан мөнәсәбәттә булуы, балаларны чын күңеле белән яратуы халык ышанычын яулады. Татар халкының фидакарь улы, авылыбыз горурлыгы булган Наумир ага исемен бүген безнең мәктәп йөртә.
Хаматдинова Адиля (9 сыйныф, Нәүмир Сәмигуллин исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе укучысы)