ШАКИРОВА НАЗИЯ НАСРЕТДИН КЫЗЫ
1942 нче ел. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары. 1942 нче елның 29 нчы маенда Наҗия апа Шакированы сугышка алалар. Казан шәһәрендә 120 нче дивизиянең медсанбатына туплап, Саратов өлкәсенең Калагриловка станциясенә укырга җибәрәләр. Монда үзе шикелле яшь кызларны яралыларны сугыш кырыннан алып чыгарга, беренче ярдәм күрсәтергә, кыр госпиталендә яралыларны дәваларга өйрәтәләр. 2 ай укыганнан соң, 1942 нче елның 18 нче августында, җәяү, Сталинград юнәлешендә алып чыгып китәләр. Ниһаять, 19 нчы сентябрь көнне, Наҗия апа хезмәт иткән 120 нче укчы дивизия, Дон елгасын кичеп чыгып, Сталинградтан ерак булмаган Калач шәһәренә килеп җитә. Дивизия Сталинградны азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Наҗия апа хезмәт иткән дивизия Харьков һәм Белгород шәһәрләре янындагы сугышларда җиңү яулый, 3 нче Украина фронты составында Австриянең башкаласы Вена шәһәрен азат итүдә үз өлешен кертә. Сталинградны азат иткәндә күрсәткән батырлыгы, яралыларга ярдәм иткәне, аларны яңадан сафка бастырганы өчен “Сугышчан хезмәтләре” һәм “Сталинград оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнә. Идел буенда башланган фронт сукмагы Днепр, Днестр елгаларын үтеп, Европаның Дунай суы буенда тәмамлана. Наҗия Насрый кызының күкрәген яңадан бер медаль – “Батырлык өчен”медале бизи. Ефрейтор дәрәҗәсе бирелә.Туган авылына Наҗия апа 1945 нче елның ноябрендә кайта. Үзе кебек сугыштан кайткан Шакиров Шәрип абый белән гаилә коралар. 2 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Авылга кайткач та фельдшер – акушер пунктында санитарка булып эшли. Тырыш хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медаленә лаек була. Бөек Җиңүгә өлеш керткән, ихтирамга лаек ветеран ул.