Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ШАКИРОВА НӘСИМӘ ХӘЙРЕТДИН КЫЗЫ.

ШАКИРОВА НӘСИМӘ ХӘЙРЕТДИН КЫЗЫ.

Район: 
Сабинский

1916 нчы елның 11нче февралендә Кукмара районының Төркәш авылында туган. Саба районы Урта Нырты авылы егете Шакиров Гафурга кияүгә чыккан, 6 бала тәрбияләп үстереп, Ана даны медале белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 25 яшь була. Тормыш иптәше сугышка киткәч, хуҗалыкны да алып барырга , балаларны да берьялгызы үстерергә туры килә аңа.

Сугыш вакытында колхозда төрле эштә, сугыштан соң башта Урта Нырты мәктәбендә, 1947-1957 нче елларда Язлы Арташ мәктәбендә җыештыручы булып эшли.

Күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Сугыш елларында “Амур” колхозында эшли. “1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 325721 от 28.09.1948).1994 елда вафат була, Урта Нырты авылы зиратында җирләнгән.

 

Труженики тыла
Опубликовано 28 December, 2018 - 16:31 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 28/12/2018 - 16:31):https://tatfrontu.ru/tt/person/shakirova-nsim-hyretdin-kyzy