ШАРАПОВ ГАБДУЛЛА ФӘССАХ УЛЫ, ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.
Шарапов Габдулла Фәссах улы1926 елда Беренчемай районы ( хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туган.
Ил өстенә дошман бәреп кергәч, бик озак уйламый гына, башка барлык авылдашлар белән Беренчемай районы РВК сыннан, 1941 елны сугышка чыгып китә. Бөек Ватан сугышында аңа 1941 – 1945 елның августына чаклы Эстониядән Япониягә хәтле араны үтәргә туры килә.Авылга Габдулла Фәссах улы бөек җиңү белән кайта. Сугыш вакытында Ватаны өчен бөтен көчен биреп куркусыз сугышканы өчен Шарапов Габдулла Фәссах улын «Сугышчан батырлык» медале белән һәм башка бик күп төрле медалләр белән бүләклиләр.
Сугыштан соң дүрт бала атасы Габдулла Фәссах улы « Пут к Коммунизму» колхозында плотник булып эшләп колхоз фермаларын, авыл клубын, кибет, авыл советы биналарын төзүдә катнаша.
Шарапов Габдулла Фәссах улын бакыйлыкка күчкәч туган авылы Түбән Абдул зиратына җирлиләр.
Текст авторы: Газизова Мәдинә Мисбах кызы.