Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ШАЙМУРАТОВ ДӘҮЛӘТГӘРӘЙ ШАЙМУРАТ УЛЫ

ШАЙМУРАТОВ ДӘҮЛӘТГӘРӘЙ ШАЙМУРАТ УЛЫ

Район: 
Сармановский

Шаймуратов Дәүләтгәрәй Шаймурат улы 1925 елның  15 июлендә Сарман районы Күтәмәле авылында крестьян гаиләсендә туа.17 яшьтән Суслонгерга җибәрелә. Анда ачка интегеп, ярты еллап эшләгәч, рапорт язып үз теләге белән 1943 елның январенда фронтка китә. 259 нчы укчы полкында станко-вый пулеметчы булып хезмәт итә. Смоленск өчен  барган сугышларда катнаша. Кулы каты яраланып госпитальгә эләгә. Аннан чыккач, шоферлар курсын бетереп, сугыш беткәнче шофер булып хезмәт итә. Австрия, Венгрияне азат итүдә катнаша. Штаб командирын йөртә. Бервакыт машинасын калдырып, чиләк тотып, колонкага  су алырга китә. Нәкъ шул вакытта бомба шартлый, әйләнеп килүенә  машина урынында тимер өемнәре генә калган була. Җиңү бәйрәмен Чехословакиядә каршылый.   Авылга 1945 елның ноябрендә генә кайта.

Сугыштан соң Сарман районы финанс бүлегендә салымнар буенча агент булып эшли башлый.Төрле елларда Күтәмәледә авыл советы рәисе, секретаре, саклык банкында, хәзерләүләр конторасында җаваплы эшләрдә эшли. Авылның чибәр уңган кызы Нәсимә белән гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Гомеренең соңгы елларында колхозда төзелеш һәм башка төрле эшләрдә эшли. 1979 елда   53 яшендә үлә.

Прикреплённые изображения: 
Фронтовиклар
Опубликовано 21 October, 2016 - 15:09 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 21/10/2016 - 19:07):https://tatfrontu.ru/tt/person/shaymuratov-dultgry-shaymurat-uly