ШИЯБИЕВА МИҢЛЕХӘКИМӘ ГАЙНЕТДИН КЫЗЫ
Шиябиева Миңлехәкимә Гайнетдин кызы Сарман районы Азалак авылында, Авзалетдинов Гайнетдин һәм Ногманова Миңлемөгаллимә гаиләсендә, 1928 елнын 22 маенда дөньяга килә. Колхозлар оешкан, кулакларнын халыкка бик зур зыян салган елларыннан соң, 1927 нче елда илебез бик куркыныч ачлык кичерә. Шушы коточкыч хәлләрдән соң туганга күрә, анын балалык чорлары бик авыр елларга туры килә. 1935 елда Азалакта башлангыч мәктәпкә укырга керә. 4 класстан 7 класска кадәр Катыш-Каран мәктәбендә белем ала. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, мәктәптә укулар туктый. Ул 7 нче генә классны бетергән була, зурлар белән беррәттән колхоз эшенэ чыга. Чөнки авылдагы ир-атлар, шулай ук Миңлехәкимәнең әтисе дә, сугышка китә. Шулай итеп, авылда хатын-кызлар, карт-корылар һәм бала-чагалар төп эшче көчләр булып калалар. Ул, башка иптәшләре белән бергә, ачлы-туклы булсалар да, бар көчләрен куеп, колхозда илебез халкынын иминлеге өчен, фронттагы солдатлар өчен зур хезмәт куя.
Бер елдан сон, 1942 елда авылда калган яшь кызлар-егетләр җыелышып Пермь ягына урман кисәргә китәләр. Миңлехәкимәгә ул вакытта 14 яшь була. Ә инде 1943 елда, 15 яшьлек вакытта, комсомол чакыруы буенча, ул башка яшьтәшләре белән «Чиләбе трактор заводы»на эшкә китә. Ул вакытта бу завод танклар чыгара башлаган була. Шулай итеп, 1945 елга кадәр, сугыш беткәнче, 2 ел дәвамында Миңлехәкимә заводта танклар чыгаруда эшләп, шул ук вакытта сугышчылар өчен оекбаш-бияләйләр бәйләп, үзеннән зур өлеш кертә.
1945 елнын 9 маенда халкыбызнын ЗУР жиңүе белән Бөек Ватан сугышы тәмамлана. Җиңү бәйрәмен Миңлехәкимә «Чиләбе трактор заводы»нда каршылый.
Аннары ул янадан туган колхозына әнисе – Миңлемөгәллимә янына әйләнеп кайта. Алар бергәләшеп, сугышта яраланып, жиңү белән кайткан әтисен – Гайнетдин бабайны каршылыйлар. Ниһаять, гаиләләре түгәрәкләнә. Сонрак, әти-әнисенең зур куанычы булып, Гөлүсә сенлесе дөньяга аваз сала. Аннары ул, әтисе белән бергә, илне төзекләндерү эшләрендә катнаша. Сонрак, Казанга китеп, тегү фабрикасына эшкә керә. Шунда тормыш иптәше – Әгерҗе егете – Галиәхмәт белән танышып, 1953 елда тормыш корып җибәрәләр. Икесе дә фабрикада тегүче булып эшлиләр. Нур өстенә нур өстәп, бәхетле гаиләдә, бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Ләкин, ачы язмыш аларга тагын да зуррак сынау әзерләгән була. Дүртенче балалары Фирдания туарга 2 ай калганда, 1961 нче елның 23 ноябрендә кисәк кенә тормыш иптәше гүр иясе булып куя. Миңлехәкимә берсеннән-берсе кечкенә 4 бала белән ятим калып, янәдән Азалак авылына әти-әнисе гаиләсенә кайтып егыла. Кайту белән ул авылда «1 Май» колхозына сыер савучы булып эшкә керә. Күп еллар буена иң алдынгы сыер савучы булып, «Өчменче» исемен төшерми. Аның бу хезмәтен зур бәялиләр. Медальләр, мактау кәгазьләре белән бүләкләнеп, Германия, Болгария, Чехославакия, Австрия илләрендә булып, ял итеп кайта. Алдынгы савымчы буларак, 1975 елда, Мәскәүдә коммунистлар Партиясенен XXVнче съездында катнаша.
2005 елда Бөек Жиңүнең 60 еллыгына, Россия президенты В.В.Путин тәбрикләү хаты һәм юбилей медале белән бүләкләнә.
Шиябиева Миңлехәкимә Гайнетдин кызы 2005 елнын 22 декабрендә, 77 яшендә каты авырудан соң вафат була. Кабере Азалак авылы зиаратында.