Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ШӘРӘФЕТДИНОВ МИННЕМУЛЛА ШӘРӘФЕТДИН УЛЫ

ШӘРӘФЕТДИНОВ МИННЕМУЛЛА ШӘРӘФЕТДИН УЛЫ

Район: 
Сабинский

1929 елның 20 сентяберендә Сабарайоны Сабай авылында ике

балалы гаиләдә беренче балабулып туа. Алар ике ир бала

булалар. Яшьтән әтисез калып,әниләренә терәк булып колхозда

эшли башлаган. 6 яшьтән басутырмаларга йөргән, үзләретөяп,үзләре бушатыпШәмәрдәнгә уникешәр ат йөгеикмәк ташыганнар, лобогрейка

белән урак урдырган.Яшьбулуына да карамастан бер абзыйга ияреп Буа районы тирәсенә окоп казыргакиткән.Аны мәктәпкә дә басудан килеп алганнар. Ул бары дүрт класс белем алган,

ә инде 12 яшьтән хезмәте стажга кергән.Сугыштан соң 1951 елның 1 декаберендә Мария апа белән гаилә корып өчмалай , бер кыз бала табып үстерәләр. Миннемулла абый урман эшендә 84елга тикле хезмәт куя.

Тырыш хезмәтләре өчен “Бөек Җиңүгә 30 ел” ,“Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек

Җиңүгә 55 ел” , «Бөек Җиңүгә 60 ел медальләре белән бүләкләнә.

2007 елның 20 сентяберендә вафат була һәм Лесхоз бистәсе яңа зиратында

җирләнә.

Труженики тыла
Опубликовано 26 December, 2018 - 11:33 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 26/12/2018 - 11:33):https://tatfrontu.ru/tt/person/shrfetdinov-minnemulla-shrfetdin-uly