Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > СӘМИГУЛЛИН КАМИЛ ЧУЛПАН УЛЫ

СӘМИГУЛЛИН КАМИЛ ЧУЛПАН УЛЫ

Район: 
Бавлинский

Камил Самигуллин хатирәләреннән

"Мин 1926 елда Башкортстанның Ярмәкәй районында тудым. Авыл мәктәбендә 5 класс тәмамладым. Ун яшьтән  үк колхоз эшендә катнаштым.

Сугышның беренче көннәреннән үк әтине сугышка алдылар һәм шул китүеннән бүтән кайта алмады, югалды. Озак та үтмәде, Таһир абыйны армиягә алдылар. Әллә шул кайгылардан, әллә ачлыктан да, 1942 елның язында, 38 яшендә әнием дә вафат булды. Аны җирләгәч тә мин “Баулы” совхозына килеп, тракторчылар курсына укырга кердем. Өч айлык курсларны тәмамлаганнан соң, тракторчы булып эшли башладым.

17 яшем тулгач, 1943 нче елны мине дә армиягә алдылар. Мәскәү янында урнашкан запас полкка (2-ой запасной полк связи) урнаштырып, телефонист-телеграфист хезмәтен өйрәттеләр. Алты айдан соң безне сугыш кырларына алып киттеләр. Белоруссия фронтында (Г.К.Жуков) 1нче гвардия бригадасында зенитный пулемётчик булып сугышка кереп киттем. Бөтен сугыш авырлыкларын кичеп Брест-Литовскийны азат иттек, Буг – Висла елгаларын кичеп Варшаваны азат иттек. Одер елгасын кичеп Берлинны алдык һәм Эльбага барып җитеп сугышны бетердек. Сугыштан соң төрле курсларда укып, төрле дәрәҗәләрдә хезмәт итеп, 1950 елның ноябрендә демобилизацияләнеп, туган якка кайттым.

Озак ял итәргә туры килмәде, сугышка кадәр хезмәт юлымны башлап җибәргән“Баулы” совхозында иң көчле С-80 тракторына утырттылар һәм шунда эшли башладым.

1952 елның 22 октябрендә Рәхимә белән өйләнешеп, тормыш көтә башладык. Ул 1930 елда туган. Ветфельдшер булып эшләде. Биш балабыз туды. 1960 елны мине трактордан алып, совхоздан читтәрәк булган бер калкулыкта нефтебаза төзергә куштылар. Аны төзеп бетергәч шунда эшләргә тәкъдим иттеләр. Анда эшли башлагач тагын ике кызыбыз туды. Шулай итеп 4 кыз, 3 малай тәрбияләп, тау башында тора башладык. Тормышыбыз авыр, ләкин күңелле булды. Бер урында 25 ел эшләдем.

Камил Чулпан улы Сәмигуллин 1998 елның 12 июлендә вафат булды."

 

Бүләкләре:

“За взятие Берлина” медале, 9.06.1945 ел

“За Победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг”, 9.05.1945 ел

Орден Отечественной войны II степени, 11.03.1985 ел

Медаль Жукова, 19.02.1996 

 

Прикреплённые изображения: 
Фронтовиклар
Опубликовано 21 April, 2022 - 16:02 пользователем Петрова Снежана

Source URL (modified on 21/04/2022 - 16:02):https://tatfrontu.ru/tt/person/smigullin-kamil-chulpan-uly