ТИМЕРГАЛИЕВ ӘХӘТ МИНЕГАЛИ УЛЫ
Район:
Кукморский
Минем бабам Тимергалиев Әхәт Минегали улы 1918 елның 20 октябрендә туа. Бөек Ватан сугышы башлангада аңа 23 яшь була. 1939 елның 4 октябрендә бабам армиягә китә, ә 1941 елның 25 августында фронтка алына. Бөтен сугышны кичеп чыга. Җиңү көнен Прагада каршылый. 1943 елда "Батырлык өчен" медале, 1944 елда "Праганы азат иткән өчен" медале, 1944 елда "Будапештны алган өчен" медале, 1944 елда немецларның күзәтү пунктын бары 12 снаряд белән алган өчен "Кызыл йолдыз" ордены, 1945 елда "Германияны җиңгән өчен" медале белән бүләкләнә. Ә 2007 елның 20 декабрендә бабам вафат булды.
Айсинә ТИМЕРГАЛИЕВА