УЧАСТНИКИ ВОВ
Шаракаев Мингали (Мингалим) Галәветдинович
(1927 - 17.11.1945)
Чистай РВК ан моб-нә: 1.12.1944
Хәтер китабында бар, т.18, 389 б.
М.Черепанов исемлегендә: 17.11.1945 һәлак була. Приморье крае, Уссурийск шәһ. оп. 977523, д.217, л. 20.
Похоронкасында: умер от ран 17.11.1945 г., братская могила кладбища г.Ворошилов-Уссурийск, п/п 68296.
Халык телендә “Шаракай Галәве” улы.
Әтисе - Шаракаев Галәветдин (Галәветдин Шәрәфетдин Гыймадетдин (1901-1986)
Әнисе - Фаизә Ярулла Әхмәдвәли (12.12.1905 - 1982)
Бертуганнары: Фатыйма Абдуллина (1931 - 1993), 1969 елда Исләйдәге тол калган иргә кияүгә чыкты. 2, 4 һәм 5 яшьлек балаларга әни булды, аларны тәрбияләде. Исләйдә җирләнде; Әминә Шәйдуллина (1941), Зиреклегә кайтып урнашты; Мәдинә Мальцева (1946), Түбән Камада. Гаиләдә 9 бала үсә, калган 5 се яшьли вафат була.
Нигезләренә Кәлимуллин Нәбиулла өй салды.