Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > УЧАСТНИКИ ВОВ

УЧАСТНИКИ ВОВ

Гатиятуллин Шәрип (Шәрифулла) Гатиятуллович

(28.4.1901 - 5.2.1975)

Гражданнар сушында катнаша. Бөек Ватан сугышына  кадәр Яңа Чишмәдән ат белән Зиреклегә почта ташый. 26.8.1941 - моб-нә, 1945 елның маенда 3 нче группа сугыш инвалиды буларак  дем-нә.

1941 елның августыннан 1944 январена кадәр 9 нчы укчы полкта, аннан 109 нчы запас тимер юл полкында, 2 Белоруссия фронтында хезмәт итә. Шәрифулла бабай гражданнар  сугышында да катнаша. Гомере буе колхозда, ә соңгы елларда олыгайгач та атлы эштә эшләп йөрде.

Зур кул пычкысы белән такта ярды, халыкка ул вакытта модада булган өй шкафлары ясады, халык көтүен көтте.

Әтисе - Гатиятулла (1864-4.12.1909) Гайнулла Сәетборхан

Әнисе - Мәүҗүдә Фәсхетдин кызы

Хатыны - Кәфия (27.12.1905-21.5.1994), Насыйбулла Ибниябин һәм Әсма Әхмәдвәли кызы.

Бертуган абыйсы - Гарифулла 29.12.1898 - ?)

Балалары: Гатиятуллин Салих (1925-28.10.1983), Минҗинан Шакирова (1927-14.6.2008), Шәрипов Хаҗи (1929-2003, Тайсуган авылында җирләнде), Минхәят Гыймадиева (1934), Солтан Шәрифуллин (1936-1997), Нургаян (1942, Әлмәттә), Миңнегаян (1947, 7 айдан вафат була), Гатиятуллин Габделхак (1949, Әлмәттә)

Халык телендә - “Сахаби Шәрибе”, “Кызыл Шәрип”.

Шәрифулланың үз әтисе Гатиятулла 45 яшендә вафат булгач, 8 яшьлек малайны әнисенә йортка кергән Сәхаби Габделханнан тәрбияли. Шуңа күрә “Сәхаби Шәрибе” калган. Һәр эштә дә кызып, янып, тирләп-пешеп эшләгән, халык кабат “Кызыл Шәрип” кушаматы таккан.

Бүген нигезләрендә Нуриев Ирек гаиләсе яши.

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 13 December, 2019 - 11:22 пользователем Лотфуллина

Source URL (modified on 13/12/2019 - 11:22):https://tatfrontu.ru/tt/person/uchastniki-vov-151